Яңа Кырлайда атлар ярышы сезонын тәмамладылар
Атлар ярышын тәмамлау бәйрәмендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.
Яңа Кырлайда ат ярышлары сезонын ябу тантанасы үткәрелде. Бу Арча районында матур яңалык булды. Көндезге сәгать 1дә тантаналы шартларда ачылды ул. Бәйрәмне районыбызның сүз остасы Данис Гайфуллин алып барды. Татарстанның атказанган һәм халык артисты ИлСаф үзенең матур җырлавы белән бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрде. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов атчыларга исәнлек-саулык, уңышлар теләде.
Атлар Арча, Сарман, Мамадыш, Алексеевск, Әтнә районнарыннан һәм Малмыждан да бар иде. Арчадан Рамил Рәхмәтуллин, Исмәгыйль Яхин, Көектән Вильдан Гарифуллин, Рәсим Шәрифуллин, Иске Иябаштан Илшат Шакирҗанов һәм фермер Айзат Сәләхов хуҗалыгы атлары ярышта катнашты. Ярышлар ике яшьлекләр, ярым чиста һәм чиста токымлы атлар арасында оештырылды.
Ярышларны ике яшьлекләр башлап җибәрде. Нәтиҗәләр. Җайдаклар: Әтнәдән Ислам Габдрахманов Даки Сан кушаматлы атта (хуҗасы Илсур Габдрахманов) 1 нче килде, Көектән Вильсур Гарифуллин Верт исемле атта (Вильдан Гарифуллин) - 2нче, Николай Александров Алина исемле атта (атның хуҗасы Исмәгыйль Яхин) - 3нче.
Ярым чиста токымлылар арасында Көектән Вильдан Гарифуллин София кушаматлы атында улы Вильсур Гарифуллин 1нче булып финиш бирде. Арчадан Рамил Рәхмәтуллинның Фалиха исемде тында Владимир Александров финишка 2нче килде.
Иске Иябаштан Илшат Шакирҗановның Гамбит атында Амалия Кузнецовада 3нче күрсәткеч.
Чиста токымлы атлар чабышында Айзат Сәләховның Дамаск Голд исемле атында җайдак Владимир Буков 1 нче килде. Малмыждан Артур Иванов Адам исемле атта 2нче, 3нче - Әтнәдән Магнолия атында Рафис Әхмәтханов.
Көектән ат ярышында абыйлы-энеле Вильсур белән Вильнур Гарифуллиннар катнашты. Һәр ярышта әтисе Вильдан, әниләре Сания килми калмыйлар. Бүген ике чабышкы ат асрыйлар. Бу ярышта 2 яшьлекләр арасында Вильнур Верт кушаматлы атта 2нче килде, София исемле бия белән ярым чиста токымлылар арасында 1нче булып финиш бирде. Егетләрнең киемнәре үк чын атчы-спортчыларныкы! Махсус тегелгән ак спортчы штаныннан һәм күн итекләрдән! Икесе дә Арчаның агроколлиятендә укыганнар, авылда сөт җыю белән мшгульләр.Алар ярышларда призлы урын алмый калмыйлар. Ярышка ныклап әзерләнәләр. Молодцы, егетләр!
Үзе ат асраган кеше ат ярышын карарга чыкмый калмый. Әнә Яңа Кырлайда яшәүче Рамил Зарипов та гаиләсе - хатыны Гөлфия, килене Эльвина, оныгы Риназ белән бәйрәмдә. "Үзем дә кечкенәдән атларны яратып үстем, - дип сөйләде ул безгә. - Малайларым да Рөстәм белән Рүзәл үземә ияреп йөреп, ат яратып үстеләр. Мәктәптә укыган вакытларыннан ат ярышларында катнашып, урыннар, бүләкләр алып үстеләр. Хзерге вакытта да атлар асрыйбыз, өч баш атыбыз бар. Алар әле ярышка әзер түгел. Киләсе елга берсе 2 яшьлекләр ярышында катнашачак. Үзебез ике ел тайлаттык, шуларны чабышка әзерлибез".
Җиңүчеләрне район башлыгы шәхсән үзе котлады. Һәм безнең электән килгән матур йолабыз - ат ярышларын карарга килүчеләргә рәхмәт әйтте. "Ат ярышларын без киләсе елларда да дәвам итәчәкбез. Киләсе елларда чабышкы атлар тагын да күбрәк булыр, җанатарлар, ат яратучылар да артыр дип ышанып калабыз, - дип йомгаклады бәйрәмне Алмаз Хисаметдинов. - Барыгызга да исәнлек-саулык телим, киләсе очрашуларга кадәр!"
Ат асраучыларга, ярышларда катнашучыларга уңышлар телибез! Киләсе елларда да ат ярышлары булып торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев