"Идел буе маньягы" дип саналган Шәяхмәтов үзенә кул салган
Павел Шәяхмәтов кылмаган җинаятьләрен таныту өчен аңа препаратлар кадауларын әйткән.
Өч ел элек Самарада 38 яяшьлек Павел Шәяхмәтовны тоткарлыйлыйлар. Аны өч хатын-кызны үтерүдә гаеплиләр. Ул вакытта нәкъ менә шул кешене "Идел буе маньягы" дип уйлыйлар.
Башта ул гаебен таный,әмма суд барышында ул күрсәтмәләреннән баш тарта.Моны эшләргә мине препаратлар кадап мәҗбүр иттеләр дип белдерә.
Хәзер инде бу җинаятьләрне эшләүдә икенче берәүне - Казан кешесе Радик Таһировны гаеплиләр . Ә Павел Шәяхмәтов исә җинаятьче исемен күтәрә алмыйча судның конвой бүлмәсендә үз-үзенә кул салган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев