erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Икенче дөньядагы кебек»

Хуҗалык җитәкчеләренең күбесе “Казанка“ ширкәтенең яңа төзелгән сөтчелек комплексын күргәч шулай диде

“Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов ширкәт җитәкчесе Айдар Сабировның хезмәтләрен герой исеме бирерлек, дип бәяләде.

Әле  кайчан гына Казанбаш авылындагы элеккеге машина-трактор паркы, ферма территорияләре бик кызганыч, ташландык хәлдә иде.  Колхозлар беткәч иң таланган, туздырылган хуҗалык шушы булгандыр.

Бәхеткә, күршедәге Казиле авылында туып-үскән, югары белемле агроном, батыр йөрәкле Айдар Фәрит улы Сабиров шушы “ятим“ якларны үз канаты астына алды. Без аны районда беренче гаилә фермасы төзеп, әлеге яңалыкны уңышлы башлап җибәрүче буларак белә идек. Менә шуннан әкренләп республикада инде танылып өлгергән хуҗалык җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелде ул.

Ара-тирә сөйләшкәндә “Аның кемедер бардыр...“ дигән сүзләрне дә ишетергә туры килгәли. Чыннан да, биш-алты ел эчендә башкарылган эшләр могҗизага тиң бит. “Ел саен 70-80 миллион сумлык эш башкарабыз“, – диде ул шушы хуҗалык базасында терлекчелектә ел йомгакларына багышланган семинарда. Быел 600 башка исәпләнгән саву залы белән 300 башлык комплекс төзеп куйдылар. Алты айда! Биредә шундый матур шәһәрчек барлыкка килде хәзер. Алдагы елларда эшләнгән, төсле профнастил белән тышланган торакларга заманча үзгәрешләр кертеп төзекләндереп чык-тылар. Яшь бозаулар өчен яңа читлекләр куелды.

Айдар Сабировның кеме бар дигәннән, аның төп таянычы – коллективы.  Механизаторлар, терлекчеләр эшкә килергә чират тора аңа. Чөнки кеше кадере югары бәяләнә, яхшы хезмәт хакы түлиләр, уңайлы эш шартлары тудырылган. Менә бу көнне дә юл уңаеннан остаханәгә кереп чыктык. Үз өеңдәге кебек якты, җылы. Рәхәтләнеп эшлиләр, инде менә тагылма коралларны төзәтеп бетереп, азык әзерләү техникасына керешкәннәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хуҗалыкның финанс хәле нык булуның төп сәбәбе – иң гади ысуллар белән эшләүдә, үзкыйммәтнең ким булуында. Пар җирләре белән яхшы эшлиләр, иң югары арыш уңышы шушы хуҗалыкта. Агу-химикатлар кулланмыйлар, сукаланган басуларда чүп үлән дә үсми.

Район башлыгы Илшат Нуриев та “Казанка“ хуҗа-лыгының уңышларына югары бәя бирде. Ул шулай ук “Яңарыш“, “Северный“, “Кырлай“ ширкәтләрен үрнәк итеп куйды. Алар тәҗрибәсен өйрәнергә, һәр хуҗалыкта уңай якка үзгәрешләр ясарга кирәк.

Район башлыгы  терлекләрнең баш санын киметергә юл куйган хуҗалыкларны да әйтеп үтте. Җентекләп анализ ясарга, хәлне төзәтү юлларын билгеләргә.

Яңа елда  “Кызыл Яр“, “Игенче“ ширкәтләренең сөтчелек комплекслары салырга исәпләре бар. “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә таналар кабул итәргә әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев