Илгизә Шиһабиева - «Көмеш кыңгырау»ның «Үзенчәлекле яшь язучы» номинациясе җиңүчесе
«К» хәрефенә башланган сүзләр белән генә иҗат итүче Кәче кызы «Көмеш кыңгырау» бүләгенә лаек булды
Яр Чаллыда «Көмеш кыңгырау» дусларын җыя» исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Биредә газета белән хезмәттәшлек иткән яшь язучылар, иҗат итүчеләр җыелды.
Кичәнең максаты — «Көмеш кыңгырау» газетасының актив хәбәрчеләрен барлау, зурлау, ә иң лаеклыларына Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру. Газета белән хезмәттәшлек итүче иң актив яшь хәбәрчеләр, газета белән даими хезмәттәшлек итүчеләр, «Ачыш» номинациясе һәм «Иң актив яшь рәссам» номинациясе җиңүчеләре бүләкләнде
Башка елдан аермалы буларак, быел «Көмеш кыңгырау» «Үзенчәлекле яшь язучы» номинациясе булдырды. Әлеге номинациягә Арча районы Кәче мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Илгизә Шиһабиева лаек булды. Илгизәнең үзенчәлеге шунда, аның хикәяләре «к» хәрефенә башланган сүзләрдән генә тора. Илгизәне Яр Чаллы Мәгариф идарәсе баш белгече Мәһдүмова Венера Нил кызы котлады.
Кәче кызы Илгизә Шиһабиева белән күптән түгел таныштырган идек, берничә әсәре белән дә таныштырдык. Тагын бер әсәрен тәкъдим итәбез
Казан каласы
Казанны күрәсем килде. Кышкы каникулда Казанга киттем. Калага килгәч, Корстонны күрдем. Кабан күле каткан. Кремльне карап килгәч, кафега кердем. Кекс, компот капкаладым. Кафедан киткәч, катокта кешеләрнең конькида куышканнарын күзәттем.
Казанда кибетләр күп. Кием кибетенә кердем. Килешле киемнәр карарга керештем. Күлмәкләр киям, көзгегә карыйм. Кара күлмәк күбрәк килешкән кебек. Кышкы кроссовкалар кызыктырды. Күзләремә кызыллы-каралы кроссовка күренде. Киеп карадым. Кысмадылар. Кырыйдарак курткалар күренә. Кызларга курткалар күп. Кайсылары кыска, киң. Кызыл куртканы кулайрак күрдем. Кара күлмәкне, кроссовканы, куртканы, кулларыма күтәреп, кассир кыз кырыена килдем. Керем картасын кулландым.
Кичен Казаннан күп кенә күчтәнәчләр күтәреп, куана-куана Кәчегә кайтып кердем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев