erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иң бәхетле чак - парлашып олыгаю

Өлкәннәр теләге

 Югары Курса авылында яшәүче Илсур һәм Раилә Хөснетдиновларның бергә яши башлауларына шушы көннәрдә 50 ел тулды. 
Бу уңайдан аларны Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина котлады.
- Мин бер генә юбилейны да билгеләп үтми калмыйм.  Менә шулай өйләренә барып котлыйбыз, истәлек бүләге, чәчәк бәйләме, җырлар бүләк итәбез. Шулкадәр күңелләре була. Шатлыклары йөзларенә чыга. Ә мин алар сөенгәннән канәгать. Гомер буе халык белән эшләгәнгәме, яратам мин үзебезнең җирлек халкын, - диде Рәмзия ханым.
Бу юлы да Урта Курса Мәдәният йорты директоры Равия Гатауллина ире, гармунчы Ринат белән килеп, юбилярларга яраткан җырларын бүлак итте. 
Илсур абый белән Раилә апа үзләре дә бик матур жырлый икән.
 Әле берсе, әле икенчесе җырлый торгач, үзе бер концерт булды ул. Илсур абый дәртләнеп китеп "Мәк чәчәген" дә, "Алтын алка"ны да сузды, Раилә апа "Умырзая"ны башкарды.
- Соңгы өч елда гына Илсур абый сәхнәгә чыкмый башлады. Шуңарчы аннан башка бер концерт та үтми иде, - диде Равия. - Балалары, оныклары да җырга оста. Уллары Илшат гаиләсе "Жырлы гаилә" бәйгесендә чыгыш ясады. Бер оныклары "Созвездие-Йолдызлык" йолдызы булды.
- Курса сандугачлары, - дип йөртәләр аларны, - диде авыл җирлеге башлыгы.
Раилә апа Акчишмә авылы кызы. Ключищеда училище тәмамлаганнан соң Урта Курсага эшкә кайта.Тулай торакта яши. Илсур абый белән шунда танышалар да.
- Өйләнешкәндә икебезгә дә 25 яшь иде.   Мин бухгалтериядә эшләдем, олы бала тугач, кибеткә кердем. Шунда 30 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Ә Илсур колхозда инде, тозелештә дә йөрде, комбайнга дә утырды, - диде Раилә апа.
Өч балалары - Венера, Илнур, Илшат туа. Хәзер дүрт оныклары бар. 
- Олы кызыбызга илле яшь тулды инде, - диде Илсур абый.
Бу көнне аларны гаризалары буенча өйдә сайлаттылар дә.  Еллар имин булсын, тынычлык урнаштын, - диде өлкәннәр. - Безнең теләк шул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре