erid:2VtzquqpS7d
Иртәгә -- 1 декабрьдә -- Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне
Арча яңалыклары

Иртәгә -- 1 декабрьдә -- Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

Шул уңайдан без Арчаның 5нче гимназиясе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлнара Әхмәтханова белән элемтәгә чыктык.

-- Бүген Арчаның 5нче гимназиясендә 10-11 сыйныф укучылары белән "Бу турыда онытырга ярамый. 1 декабрь -- Бөтенья спидка каршы көрәш көне" дигән чара үткәрелде, -- дип сөйләде Гөлнара ханым. -- Бу заман чирен без искә алмыйча калырга тиеш түгел. Укучылар ВИЧ-инфекциянең нинди йогышлы чир икәнен, аннан ничек сакланырга, нинди юл белән күчүен тагын да тирәнтенрәк белделәр. Әлеге чарада гимназиянең шәфкать туташы Гөлназ Фәттахова катнашты. Ул ВИЧ-инфекция турында сөйләде.

Әлеге чараны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлнара Әхмәтханова әзерләгән һәм алып барган.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев