Безнең сайлау участогы Арчаның 1нче мәктәбе бинасында урнашкан.
Сайлау участогына чыгып барганда каршыма хезмәттәшебез Фәния ханым очрады.
-- Әле яңа гына тавыш биреп чыктым, - диде ул. - Тормыш начар түгел бит! Һәр кешедә машина, - диде ул.
Кичке сәгать 4 тулып киткән иде.
Сайлау участогында тавыш бирүчеләргә хезмәт күрсәтүче Гүзәл ханым: "кичке сәгать 8гә кадәр эшлибез, - диде. - Тавыш бирергә килеп торалар..."
Юлымда очраган пенсионерлар белән дә сөйләштек.
- Пенсияне биреп торалар. Без тормыштан канәгать, - диде алар. - Пенсияне бетерә генә күрмәсеннәр.
Арадан берсе:
- Менә мин пенсиядә булсам да, эшлим әле. Әмма эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләмиләр. Мин моның белән риза түгел. Конституциягә менә шушы яңалыкны кертергә кирәк иде. Башка үзгәрешләр белән риза.
Нет комментариев