erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Искәндәр Юзаев: «Зыянны киметү өчен әзер булырга кирәк»

Су басу чорында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гамәлләре, ничек әзер булырга һәм бу чорда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында Арча районындагы янгын - коткару бүлеге начальнигы Искәндәр Илнар улы Юзаев белән әңгәмә кордык.

 - Билгеле булганча, 2024 елда күп кар яуды. Шул сәбәпле, кайбер торак пунктларны су басарга мөмкин. Безнең районда кайсы торак пунктлар су басу зонасына керә? Бу нинди авырлыкларга китерергә мөмкин һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы нинди чаралар күрәчәк?

- Арча районында су басу ихтималы зонасына 12 торак пункт керә. Су басу Арча, Кәче, Көтек, Казиле, Казанбаш, Күпербаш, Апаз, Хәсәншәех, Ашытбаш, Кысна һәм Иске Чүриле кебек торак пунктларда булырга мөмкин. Су басуга  222 йорт эләгергә мөмкин, анда 700 дән артык кеше яши. Соңгы 5 елда зур куркыныч тудырган очраклар булмады. Ел саен кар сулары күп агып төшкәнлектән, яз көне Казанка елгасы ярларыннан ташып чыга һәм бу Кәче авылын ике өлешкә бүлә.  Шул сәбәпле, авылның икенче ярында урнашкан өлешенә чыгу белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Ел саен авылның икенче яртысында янгын сүндерү өчен вакытлыча пост урнаштырабыз, анда дәресләр үткәрелә, халыкны янгын сүндерү һәм су басу вакытында эш итүгә өйрәтәбез.

- Арча районында яшәүчеләргә нинди киңәшләр бирә аласыз?

- Әлбәттә, ел саен үз йортыңның территориясен су басу чорына алдан әзерләргә кирәк. Беренче чиратта, үз-үзеңне саклау өчен түбәдән карны даими рәвештә төшерергә һәм ишегалдын чистартырга, булган карны территориядән читкәрәк чыгарырга, ихата тирәсендә канаулар казырга һәм су агып китү юлларын ачарга кирәк. Әгәр территориягез су басарга мөмкин булган җирләр категориясенә керсә, зыянны киметү өчен үз мөлкәтегезне иминиятләштерергә кирәк. Әти-әниләр балалар белән аеруча игътибарлы булсыннар. Кар эрегән чорда балаларга су яннарында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж үткәрергә кирәк. Шулай ук балаларны караучысыз калдырмаска һәм мөмкин булганча аларның сулык янына баруына юл куймаска иде.

- Районда иминлекне тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелә?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— Һәр ел март, апрель айларында район халкына су басуга ничек әзер булырга һәм бу чорда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында хәбәр итү максатыннан йортларга йөрибез. Шулай ук әлеге чорда махсус күзәтү астында булган гидрокорылмаларга аерым игътибар бирелә. Районда 32 гидротехник корылма бар. Аларның иң зуры Көтек һәм Түбән Оры торак пунктларында урнашкан. Гидро корылмаларны су басуга әзерләү көзге чорда ук башкарыла, моның өчен су күләмен 30% ка кадәр киметәләр. Шәһәребез урамнарында, мәсәлән, карны җыю һәм аны шәһәр территориясеннән читкә чыгару кебек күпсанлы эшләр башкарыла. Юлчылар да язга әзерлек эшләре белән мәшгуль, юл тирәләрендә канаулар казый башладылар.

- Су басу вакытында сез ниндидер план буенча эшлисезме? Һәм ул нәрсәдән гыйбарәт?

- Бездә оператив хезмәтләр өчен билгеләнгән «Половодье» планы бар, аның нигезендә эшнең бөтен регламенты расланган: нинди хезмәтләр җәлеп ителәчәк һәм аларның һәрберсенең роле нинди булачак. Әйтик, бирегә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татавтодор, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре керә, кирәк булган очракта Арча үзәк район хастаханәсе дә тоташтырылачак. Шулай итеп, без су басу чорында теләсә кайсы вакытта кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер.

Сурәттә: Фәнис Шәмсетдинов: "Йорт территориясеннән суны җибәрү өчен ел саен канау казыйм".

Эмиль Галимҗанов, Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев