Бу сорауга Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов җавап бирә:
- Бик иске киемнәрне яндырырга ярый. Кияргә яраганнарын мохтаҗ кешеләргә тапшырыгыз. Аларны иганә оешмалары, мәчетләр дә җыя. Ризыкны тулысынча ашап бетерү хәерле, ризыкның азагында бәрәкәт бар. Шуның өчен Пәйгамбәребезнең тәлинкәсе гел чиста иде, ягъни ризыкны ашап бетерә торган була. Әлбәттә, аны әзерләгәндә чамалап пешерергә кирәк. Калган ризыкны күршегә бирергә була яки мохтаҗ кешегә. Алар булмаса, тавыкларга яки эткә ашатыгыз. Фото: https://pixabay.com/
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/iske-kiemnrne-yandyryrga-yaryymy-ashalyp-betmich-kalgan-rizyklarny-nishlterg
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев