erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иске Кырлай авыл җирлегендә бер көн уздырдык

Иртәнге сәгать 8дә Түбән Мәтәскәгә чыгып киттек. Мәктәп янында безне Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин каршы алды һәм җирлек тормышы белән таныштырды

Бу юлы район Иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) бер көне шушы җирлектә үтте. Авыл җирлеге эшчәнлеге белән таныштылар, аңа бәя бирделәр.

8 авыл кергән Иске Кырлай авыл җирлегендә яшәүчеләр “Кырлай” агрофирмасында, “Казанка” хуҗалыгында, шәхси эшмәкәр “Төхвәтуллин”да, гаилә фермаларында, мәктәп, бакча, мәдәният йорты, китапханә, почта, ФАП, кибетләрдә һ.б. урыннарда эшли.

Иң беренче Түбән Мәтәскә мәктәбендә булдык. Биредә без “Үсеш ноктасы” проекты кысаларында заманча итеп җиһазланган фән бүлмәләре белән таныштык. Мәктәп директоры Зилә Гыйбадуллина, биология һәм химия  укытучысы Лилия Мәннанова һәм физика укытучысы Гөлназ Саттарова 2021 елда проектор, интерактив такта, цифрлы лабораторияләр, робототехника һ.б. белән җиһазланган фән бүлмәләре, укучылар белән төрле конкурс, конференция, фестивальләрдә катнашулары, урыннар алулары турында сөйләделәр.

Мәктәпнең бай музее да бар. Шушы авылның, җирлекнең тарихы бирегә тупланган самавыр, ипи чүлмәге, лампа, мәктәп сумкасы-чүпрәк букча, эш коралларында һ.б. әйберләрдә саклана. Хәтта мамонт тешенә кадәр бар. “Безнең музейга экспонатлар 1980 елда җыела башлады, – дип сөйләде татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Габдрахманова. – Эшне тарих укытучысы Мәдинә апа башлады, аннан музей эшен укытучы Лилия Закирова алып барды. 1994 елда безнең Түбән Мәтәскә мәктәбендә тарих-этнография музее рәсми рәвештә эшли башлады. Бүген музейда 600дән артык экспонат бар. Татар өе, мәктәпләр, колхозлар тарихы, нумизматика-акчалар тарихы, Бөек Ватан сугышы чоры, борынгы китаплар... Иң борынгы экспонат – 1990нчы еллар башында Югары Мәтәскә авылында елга буенда табылган мамонтның казык теше. 1914 елгы паспорт. Тагын бер борынгы экспонат – Фин сугышыннан кайткан баш киеме –  буденовка.

Мәктәптән 2015 елда ачылган Мөндеш балалар бакчасына юл тоттык. Зур матур бина. Мөдире Римма Мостафина: “62 бала белән эшли башлаган идек, бүген 30лап бала йөри бакчага. Балаларыбыз бетмәсен, шушы зур бина буш калмасын иде дигән теләктә без, – дип сөйләде. – 2015-2016 елларда Арча балалары күп килеп, үзебезнең Мөндеш балаларына урын да калмас иде. Хәзер Арча балалары юк бездә. Авылда бакча яшендәге барлык балалар да бакчага йөри, өйдә әби-бабай бар дип, баласын бакчага йөртмәүче гаиләләр юк. Менә хәзер ноябрь башыннан 1 яшь тә 4 айлык дүрт бала киләчәк”. Бакча белән танышканнан соң биредәге музейны да карап чыктык. Ул  Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле бүләк иткән чигүле калфаклар, түбәтәй, читек, костюмнар  һ.б. шундый милли рухтагы экспонатлар белән кызыклы. Районда оештырылган “Иң яхшы милли почмак” бәйгесендә җиңеп чыккан музей-почмак бу.

2020 елда сафка баскан Мөндеш мәдәният йортына рәхим иттек. “Бу бинаны булдыруда авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Фәргать Сираҗетдинов башлап йөрде, – дип сөйләде Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин. – 2020 елның ноябрь аенда ачтык без бу мәдәният йортын. Бөтен җиһазлар да өр-яңадан кайтты”. Әлеге бинада мәдәният йорты, китапханә һәм почта урнашкан. Мәдәният йортында эшләп килүче балаларның “Гөлкәй” җыр ансамбле җырлап каршы алды безне.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кичә генә шигырьләр язучы Халидә Фәйзрахманова һәм әдәби марафон җитәкчесе Раил Гатауллин белән очрашу узды, – дип сөйләде Мөндеш мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнур Фәсхуллина. – Балалар, авыл халкы, өлкәннәр өчен төрле чаралар оештырабыз. Ике айга бер тапкыр артистлар да килеп тора. Авыл халкы клубка бик теләп йөри. Авылдан дүрт егетебез махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Алар ялга кайтканда очрашулар үткәрәбез. Әниләренә барып хәлләрен белеп торабыз. Гуманитар ярдәмнәр оештырабыз. Менә әле дә челтәрләр үрәбез. Авыл халкы бик теләп катнаша. Өлкәннәр көнен матур гына үткәреп җибәрдек. Хәзер әниләр көненә әзерләнә башлыйбыз. Клубыбыз якты, җылы”.

Иске Кырлай мәктәбенә килеп кергәч, тезеп куелган кубокларның күплегенә исләр китте. Чаңгы буенча көчле мәктәп бу. Тренер, физик тәрбия укытучысы Айрат Ситдыйков үзе дә шунда иде.  Мәктәп директоры Хайсәр Гыйләҗиев мәктәп белән таныштырды. “Үсеш ноктасы” программасы буенча җиһазланган фән бүлмәләрендә булдык, балаларның ничек итеп заманча җиһазлар белән практик эшләр эшләгәнен күрдек.

Иске Кырлай мәдәният йортында ныклап төзекләндерү эшләре тәмамланып, бинаны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәсе калган. Әлеге бинада китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты да урнашачак. Мәдәният йортын: “Бик матур булган, күңел сөенә”, – дип карадылар Иҗтимагый совет әгъзалары. “Бер килүдә рәхмәт бу бинада эшләгән кызларга, дип киткән идегез, – дип искә алды китапханәче Венера Хәмзина. – Менә хәзер нинди төзек, заманча, матур бинада эшләячәкбез!”.

Бер уңайдан Өтнә авылындагы матур итеп эшләп куелган чишмәгә дә тукталдык. “Мин бу чишмә турында 2007 елдан хыялландым, – дип сөйләде Фәргать Низамиев. – Чишмәне эшләгәнгә ике ел була. Иске Иябаш авылында яшәүче 100 яшьлек Минҗофар әби дә Өтнә авылында туган. Безнең чишмә суын эчеп үскән апа. Суы тәмле, шифалы. Арчалар да күп килә монда”.

...Чишмә суларын эчеп, юлга кузгалдык. Зарланырга яратсак та, тормышлар начар түгел. Берсеннән-берсе матур шәхси йортлар, дәүләт программалары нигезендә төзекләндерелгән, яңартылган, заманча җиһаз-ландырылган балалар бакчалары, мәктәпләр һәм мәдәният йортлары – бар да халык өчен. Бу шартларны күреп, Иҗтимагый совет әгъзалары: “Без бик канәгать”, – дигән бәяне бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев