erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Исәптә торучылар тикшерелә

Арча районы жәза үтәтү  инспекциясендә 6 айга барлыгы 137 хөкем ителгән кеше исәптә тора.

Шуларның 10сы хатын-кыз, икесе төрмәдән җәзалары җиңеләйтелеп, төзәтү эшенә кайтканнар. Бүгенге көндә 6 кешегә җәзаны тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән өчен җәза төре үзгәртелеп, алар колонияләргә озатылды. Инспекциядә бүгенге көндә өй арестында булган 3 кеше исәптә тора. Барлык исәптә торучылар ай саен яшәү һәм эш урыннарында участок инпекторлары белән берлектә тикшерелеп торалар, дип хәбәр итә җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе Клара Кадыймова.


Нет комментариев