erid:2VtzquqpS7d
Кәчедә йортлары янган Вәлиәхмәтова Фәридәнең әнисенә ярдәм кирәк
Арча яңалыклары

Кәчедә йортлары янган Вәлиәхмәтова Фәридәнең әнисенә ярдәм кирәк

Ярдәм итик.

Кәчедә ике тапкыр янган Вәлиәхмәтовларның хәлен белдек. Көрзшче малайлары көрәш ярышларында урын алалар. Гаилә Арча станциясенә район хакимияте биргән йортка күчкән. Тик менә Фәридәнең әнисе район хастаханәсендә. Авыр хәлдә. Аларга ярдәм итүчеләрнең берсе Фәнисә Галәвиева шалтыратты. "Фәридәнең әнисен больницада карарга кеше таптык. Әмма ул түләүле бит. Ярдәм итүчеләр булса, яхшы булыр иде. Менә шул караучыны алырга барыш", - диде ул. Хөрмәтле сайтны укучылар, ярдәм итик без Вәлиәхмәтовлар гаиләсенә. Фәридәнең әнисе, балалар хакына. Акча күчерү өчен реквизит: 89083496906 -  Галявиева Фаниса Фанисовна. (Сбербанк картасына беркетелгән) - Вәлиәхмәтовларның күршесе.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев