erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанда “Пирамида” үзәгендә “Әдәби марафон” проекты финалистларын бүләкләү тантанасы булды

Китап укыйбызмы?

Марафонда 1-21 октябрь – 21 көн эчендә 1 меңгә якын кеше катнашкан. Иң яшь марафончыга 5 яшь, иң өлкәненә – 80 яшь. Арча районыннан бер төркем мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, каләм ияләре, китап сөючеләр “Әдәби марафон“ финалында булып кайттылар. “Әдәби марафон ул әдәби үзүсеш проекты, – дип сөйләде безгә Айван китапханәсе мөдире Гөлнар Шәмсетдинова. – Ул 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. Проектның төп максаты –татар шәхесен камилләштерү. Ничек? Кешеләрдә татарча әдәби әсәрләр, китап, журналлар уку гадәтен тудыру аша! Ул даими үткәрелә торган онлайн-проект. Әлеге бәйге Интернет челтәрендә 21 көн дәвамында бара. Көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әсәрләрдән иң кызыклы һәм иң файдалы өзекләрне “Вконтакте” социаль челтәргә куярга кирәк. Моны башкаларны да кызыксындырырлык итеп, фотолар, кызыклы фикерләр белән эшлисең. Пирамидада музыкаль-әдәби финал бик күңелле үтте. Язучылар, фән эшлеклеләре, җырчыларның чыгышларын тыңлап, яхшы бер концерт караган кебек булдык. Без Арчадан 50ләп кеше китап уку бәйгесендә катнаштык. Үзебезне – актив китап укучыларны (балалар да бар) сәхнәгә дәшеп бүләкләделәр. Бәйгедә иң күп китап укучылар буларак, Арча районы 2нче урынны алды. 1нче урында – Саба, 3нче урында – Апас районы”.

Иске Кырлай китапханәсе мөдире Венера Хәмзина: “Бәйгедә татарча укый, яза алган һәркем катнаша ала, – дип сөйләде. – Мин үзем бу марафонда өченче тапкыр катнашам. “В контакте” сайтына без укыган әсәрләрне кызыклы итеп куярга тырышабыз. Җырлар да өстибез. Укыйлар. Иске Кырлай китапханәсе сайтына керсәгез күрәсез укылган китапларны. Анда куйган китап-

лар белән кеше кызыксына, укыйлар. Башкаларны китап укырга җәлеп итү өчен әйбәт чара бу. Һәр көн “ВК”га укылган китапларны куеп өлгерергә генә кирәк. Әдәби марафонда актив катнашучы буларак, сәхнәгә дәшеп котлыйлар, дипломнар бирәләр. Күңелле!”.

Пирамидага “Әдәби марафон” финалына Казанбашта яшәүче шагыйрә Гөлара Шәрипова да бара. “Әдәби марафонны бик уңышлы проект дип саныйм, – дип сөйләде Гөлара ханым. – Китап укырга өйрәтә, матур әдәбиятка мәхәббәт уята. Әдәби марафонда бик теләп катнашам. Раил Гатауллинның әлеге хезмәте хөрмәткә лаек. Ул проектның төп оештыручысы һәм идея авторы, Татар интернетын үстерү фонды җитәкчесе. Әдәби марафон дәвамлы булсын иде.  Яңа үткән марафон финалында китаплары аеруча яратып укыла торган автор буларак бүләкләндем. Шигырь укучыларыма рәхмәт. “Баллы көзләрем” китабын, “ВКонтакте”га куелган шигырьләремне яратып укыйлар. Шигырьләремә карата фикерләрен язалар. Минем уйларымны язгансыз, диләр...”

Бәхет чишмә кебек,  сагыш исә – диңгез,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вакыт үлчәвендә икесе дә тигез.

Хәтер булып кала икесе дә җанда,

Өмет белән карыйк һәр туасы таңга! (Гөлара Шәрипова)

Әйе, өмет белән карыйк һәр туасы таңга! Ә күңелне матур әдәбият дәвалый һәм үстерә! Я, ничек, китап укыйбызмы? Әдәби марафонда катнашабызмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев