erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанда «Татар җыры» фестивале булды (ВИДЕО)

Күңелле!

Видеода фестивальдә беренче чыгыш ясаган Зөлфәт Хәким җырлый.

Татар җыры фестивале Экспо комплексында Илһам Шакиров концерт залында барды. Бар артист, бар халык шунда диярсең. Бик күңелле. Фестивальне Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллин алып барды. Танылган Зөлфәт Хәким, Салават, Зөфәр Хәйретдинов, Фирдус Тямаев, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Иркә, Ришат Төхвәтуллин,Рифат Зарипов, Эльмира Кәлимуллина, Данир Сабиров, Филүс Каһиров, Ильмира Нагыймова, Марат Яруллин, Ильнат Фархуллин һәм башка бик күп артистлар чыгыш ясады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зөфәр Хәйретдинов җырлый.

Кичке сәгать 5 тә башланган концерт 9 тулып киткәч кенә бетте. Фестиваль Фирдүс Тямаевның дәртле җырлавы белән тәмамланды. Тамашачы урынында утырып тора алмады, рәхәтләнеп биеде. Тямай биетте! Сокланып, яратып тыңлаган җырчылар күп булды. Филүс Каһировны "алтын тавыш" дип тыңладык. Кайбер күңелне кузгатмый торган чыгышлар да булды. Әлбәттә, күп нәрсә җырчыдан тора. Җырның сүзләре һәм көе дә бик әһәмиятле. Вакыт-вакыт, эх бу җырчыга яхшы җыр җитми дип утырылды.

«Татар җыры» премияләрен тапшыру тантанасында яңа гына вафат булган җырчы Эльмира Сөләйманованы искә алдылар. Аның "Балан ачы шул, балам" җырын башкарганын экраннан күрсәттеләр.

"Алтын барс"ны менә кемнәр алды:

  1. Зөлфәт Хәким
  2. Азат Фазлыев
  3. Җәмилә Әсадуллина һәм Илгиз Шәйхразыев дуэты
  4. Зөфәр Хәйретдинов
  5. Резеда Әхмәтвәлиева
  6. Данир Сабиров
  7. Сәидә Мөхәммәтҗанова
  8. Рифат Зарипов
  9. Ләйсән Гыймаева һәм Таңсылу дуэты
  10. Фәридә Ибраһимова
  11. Илнат Фәрхуллин
  12. Эльмира Кәлимуллина
  13. Айдар Галимов
  14. Лия Шәмсина - Артур Маузер
  15. Аида
  16. Артур Минһаҗев
  17. Ильмира Нәгыймова
  18. Марат Яруллин
  19. Иркә
  20. Әнвәр Нургалиев
  21. Филүс Каһиров
  22. Ришат Төхвәтуллин
  23. Салават Фәтхетдинов
  24. Фирдүс Тямаев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре