Хафага бирелмәскә!
Бүген юл уңаеннан берничә кибеткә кереп чыктык.
Ыгы--зыгы сизмәдек. Киштәләр буш түгел, азык--төлек белән тулы иде. Бар да бар.
Паникага бирелеп, әйберне күпме җыеп була инде аны?!
Кирәк әйбереңне аз--азлап кирәк вакытта алсаң, экономиялерәк була түгелме соң?!
Тынычрак булырга кирәк.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык--төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр иткәнчә, республиканың азык--төлек складларындагы продукция барыбыз өчен дә җитәрлек күләмдә. Кирәк булуга карап, запас тулыланып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев