erid:2VtzquqpS7d
Хоккей уйнап үскән буын бүген дә бозда
Арча яңалыклары

Хоккей уйнап үскән буын бүген дә бозда

Дүрт команда очрашты. Арча, Саба, Балтач, Кукмара командалары. Һәм… арчалар җиңде! 

Алар бар да балачактан хоккей уйнап үскән буын.

Ветеран хоккейчы-ларның кайсы белән сөйләшсәң дә: “Бер хоккей уйный башласаң, аннан гомер буе аерылып булмый. Бу хәрәкәт кенә түгел, йөрәккә дәрт-дәрман бирүче, кәефне күтәрүче, бөтен дөньяңны үзгәртүче, шифа бирүче уен”, – диләр.

Бу юлы Сабага ярышка бардылар. 50 яшьтән узган 12 хоккейчы уйнады.

– Безнең ветераннар командасы Арча Боз сараенда атнага ике тапкыр шөгыльләнеп тора, – дип сөйләде уенчы Дамир Хәкимов. 

– Уеннар каты бардымы? – дип сорыйбыз.

– У-у-у! – дип җавап бирде Дамир. 

Афәрин, егетләр! Исән-сау булыгыз!

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев