erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәрби күргәзмә-презентация узды

Узган атнада Арчаның 2нче мәктәбендә “Россия армиясе солдатларының беренче Бөтендөнья сугышыннан алып безнең көннәргә кадәр формасы һәм кораллары” дип исемләнгән күргәзмә узды.  

Әлеге җитди чараны ТР ДОСААФның патриотик тәрбия һәм спорт бүлеге җитәкчесе Вадим Чиж һәм Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина ачып җибәрде.

 

“Бүген биредә күргәннәрегез, ишеткәннәрегез сезнең күңелдә ниндидер кайтаваз булып сакланып калса иде. Чөнки патриотик һәм хәрби тәрбия мәктәп яшеннән башланырга тиеш. Күз алдыгызга китерегез, 81 ел элек башланган сугышның бүгенге көнгә кадәр кайда ятып калганлыгы ачыкланмаган батырлары бар. Соңгы солдатның кайдалыгы ачыкланганчы Бөек Ватан сугышы тәмамланмаган кебек санала. Без һәрберебез моны ачыклау эшендә үз өлешебезне кертергә тиеш, минемчә. Сез дә илебезне сакларлык батыр егет-кызлар булып үссәгез иде”, – дип, укучыларга мөрәҗәгать итте Эльвира Вафина.

 

“Бүген биредә эшче-крестьян кызыл армиясеннән башлап бүгенге заманда киелә һәм кулланыла торган хәрби форма һәм кораллар белән танышырга мөмкин. Әлеге чара һәркайсыгыз өчен кайсыдыр ягы белән файдалы булып, тормышыгызда эз калдырса иде. Ватаныбызны саклаучы батырлар булуыгызны телим”, – диде Вадим Чиж.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Күргәзмә файдалы әңгәмә белән үрелеп барды. Килгән кунаклар тарихи үткәнгә күзәтү, хәрби киемнәрнең үзенчәлеге һәм кораллар турында тулы мәгълүмат бирделәр. ТРның “Форпост” яшьләр патриотик хәрәкәте директоры Тимур Камалетдинов, оешманың директор урынбасары Иван Клименко һәм “Курс” яшьләр патриотик хәрәкәте җитәкчесе Андрей Мордовичның эчтәлекле чыгышларын укучылар игътибар белән тыңлады, кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Хәрби күргәзмә-презентациядә Арча районы яшь армиячеләре һәм Форпост оешмасының актив егет-кызлары катнашты. Чараны районның ДОСААФ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Алеев, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов Арчаның 2нче мәктәбе белән берлектә оештырган иде.     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X