erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кибеттә

Малайлар белән Арча кибетләренең берсенә кердек. Кибеттә таныш малайлары очрады.

-- Әни, 1 сум акча бир әле, теге малайның акчасы ңитми, -- дип сорадылар безнкеләр. 5 сум бирдем. Кассада кибетчедән сорыйм. 

-- Балалар урлашуы бармы? -- дип.

-- Күп, -- диде кибетче.

-- Сез бу турыда берәр кая хәбәр итәсезме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Юк. Нишләп без балалар язмышын каралтыйк. Аннан исәпкә куялар ич аларны. Балалар белән әйбәтләп сөйләшәбез генә. Кибеттә әйбер күп бит. Балалар кызыга... Олылар да урлый!

Мин 5 сум биргән малай касса аша үтте. Игтибар итмәдем, нәрсәдер сатып алды. Шуннан кибетче моны чакырып китерде, кесәңне күрсәт, диде. Малайның кесәсеннән кечкенә генә шакмаклы жевачка чыкты. 

-- Менә бит акча түләмичә алгансың! Алай ярамый, -- дип кибетче малайны җиңелчә генә сүкте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре