erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш биргәндә электрон системаны сынап караячаклар

РФ Үзәк сайлау комиссиясе ил Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында Россиядә дистанцион электрон тавыш бирү системасын сынап караячак. Бу хакта Sputnik радиосы РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфиловага сылтама белән хәбәр итә.

«Сүз әлегә өч-дүрт төбәк турында гына бара, ул элегрәк кулланылган «Мәскәү» технологиясе нигезендә үткәреләчәк. Үзәк сайлау комиссиясенә, үзенең әзерлеген һәм барлык таләпләрне дә үти алачагын белдереп, төбәк үзе шундый инициатива белән чыгарга тиеш», - диде Памфилова.

Аның сүзләренчә, дистанцион тавыш бирү системаларының күп кенә уңай яклары бар. Ул кешеләрне вирус йоктыру куркынычыннан сакларга ярдәм итәчәк һәм тавыш бирү процессына мөмкин кадәр күбрәк сандагы катнашучыларны, шул исәптән яшьләрне (алар сайлау участокларына килергә бер дә ашкынып тормый) җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бер үк вакытта, сайлау комиссиясендә эшләүчеләрнең сайлау документларын эшкәртүнең тизлеген һәм төгәллеген арттыру мөмкинлеге дә барлыкка килә. Ниһаять, тавыш бирүнең электрон форматы чараны оештыруга тотылган чыгымнарны янга калдырырга ярдәм итәчәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

РФ Президенты Владимир Путин кичә Россиядә дистанцион тавыш бирүне үткәрергә рөхсәт иткән төзәтмәләр турындагы законны имзалады.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X