erid:2VtzquqpS7d
Коронавирустан ике кеше вафат булды
Арча яңалыклары

Коронавирустан ике кеше вафат булды

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын ике кеше вафат булды. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Казанда яшәүче 1944 елгы ир-ат Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе йоктырып, ике яклы пневмония белән вакытлыча инфекцион госпитальгә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары кискенләшү аркасында аның хәле начарлана. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», — диделәр министрлыкта.

Ә Яшел Үзәндә яшәүче 1943 елгы хатын-кыз вируслы пневмония диагнозы белән район үзәк хастаханәсенә китерелә. Аның да кайбер хроник авырулары булган.

Республикада коронавирустан вафат булучылар саны 81гә җитте. 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев