erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коткы тараталар

Социаль челтәрләрдә төрле сүзләр йөри: янәсе, “Газ һәм ут квитанцияләренә “страховка” дигән юл өстәләчәк.

Ул иминиятләү акчасын бер түләсәгез, һаман түләргә туры киләчәк. Түли күрмәгез!”. Бу турыда аңлатуны сорап безнең редакциягә дә мөрәҗәгать иттеләр.

Без бу сорауны өйрәндек. Район башкарма комитеты инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Айрат Шәйхетдинов, иминиятләү компанияләре, “Татэнергосбыт” җәмгыятенең Арчадагы клиентларга хезмәт күрсәтү офисы җитәкчесе Алия Вәлиева һәм “Сабагаз” идарәсенең Арча бүлеге җитәкчесе Илшат Сабиров белән сөйләштек.

– Бу  сорауга җавапны сез “Татэнергосбыт” компания-сенең рәсми сайтына кереп укый аласыз, – дип киңәш итте “Татэнергосбыт” җәмгыятенең Арчадагы клиентларга хезмәт күрсәтү офисы җитәкчесе Алия Вәлиева. – 2022 елның 7 декабрендә чыккан “Тормышны һәм милекне иминиятләү буенча хезмәтләр турында”гы хәбәр ул.

Алия Хайнасовна безгә әлеге сайттагы мөрәҗәгатьнең сылтамасын да җибәрде. Әйдәгез, ул мөрәҗәгатьне бергәләп укыйк.

“Хөрмәтле клиентлар!

Халыктан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыяте шуны хәбәр итә, компаниянең торак-коммуналь хезмәтләргә түләү документларына тормышны һәм милекне иминятләү буенча хезмәтләр кертелми.

“Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыяте барлык халыкны игътибарлы булырга һәм расланмаган хәбәрләргә ышанмау-ны сорый”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушы ук фикерне безгә торак-коммуналь хезмәтләр һәм электр өчен түләү квитанцияләре буенча Арчадагы “Бердәм исәпләү үзәге” белгече Данис Латыйпов та әйтте.

“Сабагаз” идарәсенең Арчадагы бүлеге җитәкчесе Илшат Сабиров:

– Безнең “Газпромтранс-газ Казан” җәмгыяте квитан-цияләрендә торакны иминият-ләү суммасы язылган өстәмә юл юк, – дип аңлатты. –Дөрес, безнең квитанцияләрдә үзгәрешләр булды: лицевой счет номерлары үзгәрде.

Район башкарма комите-тының инфраструктура үсеше бүлеге торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Айрат Шәйхетдинов безнең сорауга: “Бу дөрес хәбәр түгел”, – диде.

Иминиятләү компания-ләренең берсе – “Росгосстрах” җәмгыятенең Арчадагы филиалы җитәкчесе Ирина Сираҗиева белән дә сөйләштек. “Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү квитанцияләренә торакны һәм милекне иминиятләү суммасы язылган өстәмә юл кертеләме-юкмы – мин бу турыда бер сүз дә әйтә алмыйм, – диде ул. – Бу турыда инде быел гына сөйләшмиләр. Миңа бер нәрсә ачык: иминиятләү буенча сыйфатлы килешү – бары тик клиент белән ике арада турыдан-туры төзелгән килешү”.

Урам сүзенә, җыен имеш-мимешләргә ышанмаска кирәк тә бит, ышаналар. Шулай да белеп торуың хәерле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев