erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Көз... картлык түгел бу, бары тик ел фасылы алмаша

Өлкәннәр ункөнлеге бара. Халидә Фәйзрахманова яза.

Өлкәннәр көне

Җиткән матур бәйрәмнәре...
Элеп кызыл сәйләннәрне
Ишек шакый алтын көз,
Картлык, килмә, бераз түз.

Тагын каршылыйсы килә
Дәртле, җылы язларны.
Кар эрүен, ташуларны,
Кире кайткан казларны.

Гомер көзе ашыктыра
Җибәрми, җитәкләгән.
Шәрә ботаклары тарта
Ертылган итәкләрдән.

Күңел әле һаман тели
Ишетергә назлы сүз.
Ашыктырма вакытларны,
Кабатлыймын, килмә, түз!

Күрче, дөнья нинди матур,
Хәтта күзләр камаша.
Картлык түгел, бу бары тик,
Ел фасылы алмаша.
       Халидә Фәйзрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре