erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күпкатлы һәм шәхси йортларның түбәләрен чистарту эшен башкару турында карар чыгарылды

Быел карның күплеге юлларда гына түгел, йорт тирәләрендә дә эшне артырды. Эш кенә түгел, бу куркыныч та тудыра.

Район территориясендә түбәләрне кардан һәм боздан чистартуны тәэмин итү, кар ишелү куркынычын кисәтү турында карар чыгарылды. Бу турыда безгә Арча муниципаль районы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе хәбәр итте.

Шәһәрдә әлеге эшнең ничек башкарылуын белү максатыннан, "Идарәче компания" ширкәте җитәкчесе Илдус Әһлиев белән элемтәгә кердек. "Кар күп яву сәбәпле, атна башыннан түбәләрне кардан чистартырга ике автовышка чыкты. Иртә белән яктыруга чыгып китәләр, кич караңгы төшкәнче эшлиләр. Әле алай да өлгереп бетеп булмый,"- дип җавап бирде Илдус Котдус улы. 

Кайларда эшләгәннәрен сорашканнан соң, эшнең ничек алып барылуын күрер өчен, әйтелгән адрес буенча юл тоттык. Чынлап та, Комсомол урамында урнашкан күпкатлы бер йорт түбәсендә башларына каска кигән егетләр эшли иде. Ике машина, машина янында берәр кеше йорт тирәсенә килүчеләрне кисәтеп тора. 

Вакытында эшләнергә тиешле бу хезмәткә һәркемне чакырып калабыз. Һава торышы киләсе ялларда җылыта башлый һәм атна буе -5, -6 градус кына суыклык саклана дип фаразлый синоптиклар. Бу исә алдагы көннәрдә буранлап яуган карның юешләнүенә, түбәләрдән шуып төшү куркынычын тудыруга китерә. Шуңа күрә авылларда да, шәһәрдә дә бу эш вакытында башкарылырга тиеш. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына түбәләрне тиз арада кардан һәм боздан арындырырга киңәш итәбез. Кар төшәргә мөмкин булган урыннарны киртләп алырга һәм барлык куркынычсызлык чараларын күрергә чакырабыз.

Хуҗалыкларда түбәләрне көрәгән вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында халык белән әңгәмәләр алып барырга кирәк. Бу эш белем бирү оешмаларында ата-аналар җыелышында да башкарылырга мөмкин. Шулай ук балаларга тау битләрендә, су буйларында уйнарга ярамаганлыкны да аңлатырга кирәк.

Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре