Күпмесе исән, күпмесе һәлак булган?
Бәлки, туганнары беләдер?
– Сугыш һәм хатын-кыз бер-берсенә бөтенләй тәңгәл килми. Әмма хатын-кыз кирәк икән утка да керә, барган җирдә атны да туктата. Әле шундый бер мәгълүматка тап булдым. Пашкау урманында “Катюша” дивизиясе булып оешып, районнан 246 хатын-кыз сугышка чыгып киткән булган. Аларның күпмесе исән кайткан, күпмесе ятып калган? Ул хакта билгесез. Бәлки, туганнары беләдер? – диде Альмира Гатауллина. – Минем тәкъдимем бар – 560 хатын-кыз турында мәгълүмат туплап, китап чыгарырга, шулай аларның исемнәрен мәңгеләштерергә иде. Моннан тыш 9 Майда демонстрация вакытында “Үлемсез полк” артыннан тыл ветераннарының да портретларын алып чыгарга тәкъдим итәм.
Бу хакта тулырак газетабызның чәршәмбе санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев