erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күпкырлы хезмәт күрсәтәләр

Безнең әңгәмәдәш – Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә җитәкчесе Ольга Лошакова.

– Ольга Владимировна, сезнең бүлектә нинди хезмәтләр күрсәтелә?

– Без күрсәтә торган хезмәтләр күпкырлы. Беренче чиратта безгә Россиядә шәхесне раслаучы документ – Россия Федерациясе гражданины паспортларын бирү яки алыштыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук без илебез чикләрендә Россия гражданнарын тору яки яшәү урыны буенча исәпкә алабыз, миграция исәбен алып барабыз. Әлеге хезмәтләр безнең бүлекчәдән тыш, күпфункцияле үзәктә дә күрсәтелә. 

Ә электрон мәгълүмат саклаучы чит ил паспортларын рәсмиләштерү һәм алу, адреслы-белешмә мәгълүмат бирү, ирекле рәвештә бармак эзе төшерү теркәве, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган кешеләрне вакытлыча исәпкә алу, аларга Россия территориясендә яшәүгә рөхсәт бирү хезмәтләре бары тик безнең бүлекчәдә генә күрсәтелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Алдан язылу кирәкме?

– Әйе. Алдан язылу өчен телефоннар: 8 (84366)3-09-88, 3-14-88. Шулай ук Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша да язылырга мөмкин. Безнең адрес: Советлар мәйданы, 27 йорт.

Күпфункцияле үзәк Арча шәһәре, Галактионов урамы, 27 йорт адресы буенча урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев