erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кура җиләге белән карлыган яфрагы канны сыегайта

Канны сыеклату өчен күпләр аспирин эчәргә күнеккән. Аның, әлбәттә, файдасы бар, шул ук вакытта зыяны да юк түгел.

Ашказаны тышчасына эләгеп, аспирин калдыклары аны “ашый” һәм җәрәхәт барлыкка килә. Шуңа да фитотерапевтлар һәм халык табиблары аспирин чыганагы итеп кура җиләге һәм кара карлыган яфраклары төнәтмәсен эчәргә киңәш итә.

Салицил кислотасы башка җиләк-җимештә дә бар, әмма аларда аның күләме азрак. К витаминына бай ризыкларны, бигрәк тә кара миләшне, шпинат, салат яфракларын ашауны да чикләгез. Алар канны тагын да куерта. Ә менә балык ашау файдага гына.

Балыкны атнасына өч-дүрт тапкыр ашарга тырышыгыз. Майлы балыкка өстенлек бирегез. Йод булган ризыклар, әйтик, диңгез кәбестәсен ашагыз. Шунысын да әйтергә кирәк: диңгез азыкларында һәм балыкта кан басымын көйли торган таурин бар. Рационыгызга әстерхан һәм бадәм чикләвеге дә керсен (көненә берәр аш кашыгы). Кавын, грейпфрут, болгар борычы, помидорны ешрак ашарга тырышыгыз. Һәр көн әфлисун суы эчегез, әмма ул ашказаны авырткан кешегә зыянлы.

Түбәндәге рецептның да файдасы бар: 250 гамм әрчелгән сарымсакка 300 грамм бал салып, өч атна төнәтегез һәм ашарга 40 минут кала көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы ашагыз. Канны имбирь белән дарчин да сыеклата, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kura-il-ge-bel-n-karligan-yafragi-kanni-siegayta-337966/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X