erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кыш бабай машина йөртүчеләрне котлады

Яңа ел тынычлык алып килсен, юлларда исән-имин йөрергә язсын

Кыш бабай барысына да өлгерә. Әле генә мәктәп, балалар бакчаларында балалар күңелен күрсә, шул арада өйләргә йөреп, балаларга бүләк өләшә, икенче караганда юл кырыена чыгып басып, машиналарны туктатып, юлдагыларга хәерле юл тели.

Әле генә Кыш бабай белән Кар кызын Арча үзәгендә агропарк янында очраттык. Шул арада Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе хезмәткәрләре дә килеп җитте. Кыш бабайга ярдәмгә, әлбәттә. Алар булышлыгы белән туктатты Кыш бабай машиналарны. Йөртүчеләрен чакырып чыгарып, кулларына иң изге теләкләр язылган открыткалар бүләк итте, матур сүзләр әйтеп якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Аннан барысы бергә фоторәсемгә төштеләр. 

ДАИ хезмәткәрләре дә транспорт белән идарә итүчеләргә имин юллар теләп озатып калды.

 – Иң беренче чиратта тынычлык телим. Яңа ел илебезгә, көнебезгә тынычлык алып килсен. Көннәребез имин булсын. Сәламәт булыйк,  - дип үзе дә теләкләрен җиткерде олы яшьтәге бер машина йөртүче.

Аның теләкләренә кушылабыз. Яңа ел һәр кешегә, гаиләгә иминлек, илебезгә тынычлык алып килсен. Руль артындагыларның барысына да исән-сау йөрергә язсын, хәсрәтләр һәрберебезне читләтеп үтсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре