erid:2VtzquqpS7d
Лесхоз мәктәбе укучылары прокуратурага экскурсиягә килде
Арча яңалыклары

Лесхоз мәктәбе укучылары прокуратурага экскурсиягә килде

Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров укучыларны прокуратура эшчәнлеге белән таныштырды.

Россия прокуратурасының 300 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Лесхоз мәкәтәбе укучылары Арча муниципаль районы прокуратурасына экскурсиягә килде. Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров аларны прокуратура эшчәнлеге белән таныштырды. Укучылар прокуратураның мөһим роль уйнавын үз күзләре белән күрде. Чөнки прокуратурада эшләүчеләр илебез законнары үтәлешен тикшерә. Экскурсия файдалы узды.

9 сыйныф укучысы А.Мәгъсүмов инде бүген үк прокуратурада эшләргә хыяллана һәм үзенең тагын бирегә киләчәген әйтеп куйды. Тик инде эшкә урнашучы сыйфатында. Аңа хыялының чынга ашучын теләп калабыз!

 

 

 

 


Нет комментариев