Лесхоз мәктәбе укучысы Рәзил Мәскәүдә җиңде!
Безнең егетләр менә шундый!
13 апрельдән 24 апрельгә кадәр Мәскәүдә “Россиядә илкүләмендәге яшүсмерләрнең су конкурсы—2020ел” үтте. Анда конкурсның төбәкләрдә үткән өлешендә җиңүчеләр катнашты. Конкурсның максаты – югары сыйныф укучылары арасында табигатьне саклау, сулыкларны торгызу һәм алардан дөрес итеп файдалану буенча иң яхшы проектларны ачыклау һәм мәктәп укучыларының фәнни—техник һәм проект эшчәнлеген билгеләп, бүләкләп үтү иде. Россиянең илкүләм яшүсмерләрнең су конкурсы халыкара Стокгольм университетының яшүсмерләр су конкурсы составына керә.
Быел финалның барлык конкурс чаралары онлайн—режимда үтте. “Проф. В.В. Найденко ис. Идел елгасы бассейнында су ресурсларын саклау һәм торгызу” номинациясендә Арча районы Лесхоз мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Рәзил Хафизов җиңде! “Арча районы Үрнәк бистәсендә күлләрнең геоэкологик торышы” дигән проект белән. Фәнни җитәкчесе – химия укытучысы Сәлимә Корбанова.
Соңгы елларны Лесхоз мәктәбенең яшь экологлары Казанка елгасын, аңа кушылган сулыкларны һәм күлләрне өйрәнәләр. Моннан тыш башка экологик тикшеренүләр, эзләнүләр алып барыла. Шушы эшләре нигезендә балалар киләчәк һөнәрләрен сайлыйлар. Безнең күп кенә укучылар Казан федераль университетының экология һәм табигатьтән файдалану институтында һәм башка экология белән бәйле югары уку йортларында укыйлар.
Фирая Гайнанова,
Лесхоз мәктәбе җитәкчесе урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев