erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лилия Фәйзрахманова: "Медицинада көн уздырырга дип, битараф булып йөрүчеләр эшли алмый"

Поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Лилия Рубис кызы Фәйзрахманова 1986 елда Арча район үзәк хастаханәсенә эшкә килгән. Шуның 24 елын урынбасар булып эшли. :

 

“Хезмәткәрләребез киеренке режимда эшли. Халык арасында медицина хезмәтенең авырлыгын аңлаучылар аз, рәхмәт әйтүчеләр дә сирәк. Хезмәтебезнең нигезе — кешегә ярдәм итү, дәвалау, аякка бастыру. Шәхсән үзем медицинага кешегә ярдәм итәм, дәвалыйм дип кергән кеше. Без Советлар Союзы чорында үскән балалар, кулыбыздан бар нәрсә килә, төзекләндерәбез, төзибез, дәвалыйбыз дип үскән буын кешеләре. Медицинада көн уздырырга дип, битараф булып йөрүчеләр эшли алмый. Без әти-әниләр үрнәгендә, эш өчен янып–көеп яшәүчеләрне күреп үскәнгә, үзебез дә шуларча эшлибез. Бәйрәм дә, яллар да юк безнең өчен. Аңлаганнары өчен гаиләдәгеләребезгә зур рәхмәт! Хезмәттәшләремә, гади булып яңгыраса да, тормыш мәгънәсен үз эченә алган теләкләрем: сәламәт булсыннар, гаиләләре түгәрәк булсын. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!”

 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X