erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәктәп еллары гомергә уелып кала

Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова яза.

Хатлар яздым утырып.
Буыннар очрашуы

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

4 актябрьдә өлкәннәр көне һәм укытучылар көне уңаеннан Лесхоз мәктәбендә бик күңелле , матур очрашу булды. Бәйрәмгә Лесхоз мәктәбендә эшләп ялга киткән өлкәннәр чакырылган иде. Шул мәктәптә эшләүче Зәлия Саттарова программаны зәвыклы итеп эшләгән иде. Шулкадәр матур җылы очрашу булды ул. Мәктәп елларындагы матур хәтирәләр, күңелле вакыйгаларны искә алып күңелләргә үтеп керә торган моңлы җырлар тыңлап бәйрәмдә кунак булып кайттык. Иске Төрнәле, Югары Пошалым, Лесхоз мәктәбе- без бердәм колектив. Әлеге кичәдә яшь буын, урта буын, өлкән буын катнашты.Бәйрәм мул табын артында үтте.
 Мәктәп еллары Кеше гомерендә мәңге уелып кала торган еллар бит ул. Еллар үткәннән соң да укытучыңны искә алып рәхмәтен әйтеп хөрмәтли белә икән шуннан да зур бүләк булуы мөмкин түгел инде ул.
Бу бәйрәмне оештырган һәркемгә бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре