erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Мәктәпләр яңа уку елына, балалар бакчалары балаларны кабул итәргә әзер

Котельныйлар буенча алдан әйтелгән таләпләр үтәлгән.

Шушмабаш балалар бакчасында 21 бала тәрбияләнә. Бу бинага, анда эшләгән тәрбиячеләрнең үз һөнәрләрен яратып башкаруларына, балаларны тәрбияләүгә бөтен көчләрен, тырышлыкларын куюларына килгән саен сокланып китәбез. Бик матур балалар бакчасы. Бу авылның мәктәбе турында әйтеп тә торасы юк. Искиткеч – шушы бер сүз барысын да аңлата. Мәктәбе дә, коллективы да, бакчасы да. Ә иң сокландырганы музей булды. 42 көн эчендә төзелгән ул. Өр-яңадан эшләп чыккканнар. Бөтен укытучылар көче белән.

– Безнең иганәчеләребезгә рәхмәт. Алардан башка бу музейны оештырып булмас иде. Дәрестә файдалану өчен искиткеч күп мәгълумат тупланган биредә. Олимпиадалар буенча республикада иң яхшылар арасында мәктәбебез. Агроинженерия юнәлешендә ике агросыйныф ачарга җыенабыз. Биш миллион сумлык җиһаз кайтачак, – диде директоры Рәзилә Шәймәрданова. – “Кырлай” агрофирмасы” җитәкчесе Марат Кәримовка зур рәхмәт, зур ярдәм күрсәтә. Әтисенең эшен дәвам итә.  

Носы балалар бакчасы иске генә. Элек 28-30 бала булган. Хәзер биш бала йөри. Әлбәттә, инде, мебельләр дә иске, тәрәзәләр дә агач. Андый тәрәзәләр бик сирәк урыннарда гына калды инде.

Сәрдәбаш мәктәбе дә бик иске. Туксанынчы елларда төзелгән бина. Карап торганга гына төсен югалтмый. Чиста. Әлегә кадәр бәдрәфкә дә урамга йөргәннәр. Хәзер эчтә санузел эшләгәннәр. Скважина казыганнар. Үзенә күрә кечерәк кенә спортзалы да бар.  Сыйныф бүлмәләрен дә яңа уку елына матурлап куйганнар.

– Носы мәктәбендәге 29 баланың 15е Сәрдәбаш авылыннан. Рания Николаева филиалның җитәкчесе дә, укытучысы да. Бик тырыш ул, – диде Носы мәктәбе директоры Вәсим Бәдертдинов.       

Район мәгариф идарәсе, янгын күзәтчелеге, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү торышын тикшерделәр.

Мәктәпләр сак сигналы, видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган. Котельныйлар буенча алдан әйтелгән таләпләр үтәлгән. Мәктәпләр яңа уку елына, бакчалары балаларны кабул итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре