Машина бәрдергән егетнең кем икәне билгеле
"Барысы да билгеле. Тик әле тикшерү эшләре бара".
Кичә Кенәр чатында бер егетне бәрдереп үтерүләре турында язган идек. Һәлак булучының да, бәрдерүченең дә кем икәне билгеле түгел, диелде. Бүген ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хужинга шалтыратып белештек. "Барысы да билгеле. Тик әле тикшерү эшләре бара. Ул тәмамланганнан соң гына тулы мәгълүмат бирә алабыз", дип җавап кайтарды. Һәр эшнең үз тәртибе бар, сабыр итик, дияргә генә кала. Шулай да халык арасында үлгән егет Балтач районы Салавыч авылыныкы булган икән, дигән сүзләр йөри. Әмма бу кеше арасында барган сүз генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев