erid:2VtzquqpS7d
Матурлыкны күрә белә ул...
Арча яңалыклары

Матурлыкны күрә белә ул...

Радик Гарифуллин: “Ни өчен шигырь язасың, дигән сорауга җавабым Фәнис Яруллин әйткәнчә: “Мин матурлыкны күрәм, шуны күреп шигырь язам”

Узган шимбәдә ун балалы гаиләдә туып-үскән, авыл мәктәбендә белем алган, гомер буе Урта Курсада яшәгән, эшләгән, өйләнгән, дүрт бала үстергән үзешчән шагыйрь белән очрашу кичәсе булды.

Алай яңгыравыклы сүзләр белән сөйләшергә яратмасам да, бу очрашудан соң Габдулла Тукайның “Халык – зур ул, бөек ул, даһи ул” дигән сүзләрен китерергә булдым. Чыннан да, Нәкый ага Исәнбәт әйткәнчә, “кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Мәкаль ялгыз кеше авызыннан әйтелсә дә, иҗатны эләктереп алучы халык аны телендә саклый, тагын да шомарта, чөнки аны гомуми мәгънәгә күтәрүче халык үзе бөек шагыйрь, үзе тормышны иҗат итүче бөек даһи ул”.

Урта Курса мәдәният йортында үткән кичә үзешчән шагыйрь Радик Гарифуллинның 55 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды. Аны “Болгар” радиосы алып баручысы, сүз остасы, Алан авылында туып-үсеп, Радик белән бер сыйныфта укыган, хәтта аның белән бер парта артында утырган Дилбәр Фәиз алып барды. Юбилярны котларга танылган шәхесләр кайтты. Зал тутырып авыл халкы килде. Моңа кадәр үзе түгел, исеме дә район халкына таныш булмаган Радик әфәнде бер кичтә шулай танылды.

Хәер, аның турында районда белмәү гаеп түгел. Менә шулай бер мәлдә таныла кеше. Этәргеч кенә кирәк. Үз авылында аны бик яхшы беләләр һәм авылда ихтирамга лаек Радик. Югыйсә, аңа багышланган кичәгә шуның кадәр кеше килер идеме?

– Гашикә белән Рамазан гаиләсендә ун бала туа. Биш кыз, биш малай. Иң кечкенәсе Радик. Шигырьләр яза, аның сүзләренә җырлар иҗат ителә. Туган авылы Курсага багышланган җырның авторы да Радик Гарифуллин, – дип таныштырды Дилбәр Фәиз.

Очрашуны шул җыр белән башлап җибәрде Радик. “Сабантуйларда авылларга багышланган җырлар яңгырый. Нишләп әле безнең Курсаның җыры юк”, – дип уйлап, шигырь сырлый ул. Аннан аңа көй яздырып, аранжировкасын ясата. Безнең “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәрләре шул якларга барып, җыр авторы белән очрашып, аның хыялын да тормышка ашырды – шул җырга клип төшерелде. Анда да, бу көнне сәхнәдә дә Радик Гарифуллин җырны үзе башкарды.

– Кайчандыр авылда ансамбль оештырып, Арча сәхнәләрендә җырлап йөргәнне хәтерлим, – диде ул.

– Әйе, “Яшьлек” ансамбле оештырдык, – диде махсус Радикны котларга килеп, гитарасын күтәреп сәхнәгә менгән Апаз авылыннан Хәлим Миннебаев. – Мине бу якларга эшкә җибәрделәр. Агроном булып эшли башладым. Шунда арбага утырган хәлдә җырлап барган егеткә күз төште. Танышып киттек. Клубта эшләгән Радик булып чыкты. Еллар үтәр, бу егет республика күләмендә танылыр, дип кем уйлаган. Авылдан киткәч тә дусларым күп булды, әмма Радик шикеллесе очрамады. Ансамбльдә йөргән вакытларны, бергә чыгыш ясаган егет-кызларны әле дә хәтерлим. Мин гитарада чирттем, Радик барабанда уйный башлады.   

Иҗат – Радик әфәнденең яраткан шөгыле. Төпчек унынчы бала буларак, авылда төпләнеп калган ул. Һәм рәхәтләнеп яшәп ята. Хатыны Нурия белән дүрт бала үстергәннәр. Аларның уңышларына сөенеп туя алмый. Ранис улы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итеп, медальләргә лаек булган. Газизенең яу кырында булуы ана гына түгел, ата өчен дә авыр. Ир кеше  тышка чыгармый, сиздерми, эчтән яна. Баласының геройларча илне саклавы белән горурлана да.

“Яраланып кайтты. Хәрби хезмәтне дәвам итәргә яраксыз, дип таптылар. Аягы... Бот сөягенә зыян килгән. Тимер куеп калдырдылар. Алты сантиметрга кыскарды”, – ди Радик. Иң мөһиме, янында, исән. Шуңа сөенә. Бәйрәмнәрдә туганнары кайтып төшә. Бу юлы да әнә сәхнәне тутырып төпчек энеләрен котларга чыктылар.

– Бәхетлеме, дип сорыйсыз, – диде ул алып баручының шул соравына. – Ничек бәхетле булмаска? Янымда тормыш иптәшем, балалар, туганнар, оныклар, дуслар, сыйныфташлар, авылдашлар. Яраткан эшем, шөгылем бар. Шигырьләр язу миңа рухи байлык бирә.

– Шук малай иде. Тыңламый торган.

– Мин килен булып төшкәндә Радикка җиде яшь кенә иде. Хәзер без 48 ел яшибез. Еллар үтүгә карамастан, ул безнең яраткан энебез.

– Хатынына бәгырь, дип кенә тора ул.

Туганнары аның турында әнә шулай яратып сөйли. Шундый шук малай тормышта төшеп калмый, үз урынын таба. Мәдәният хезмәткәре дә, тракторчы да, бригадир да булып эшли, сакта да тора. Кайда гына булмасын, һәрберсендә үзенә илһам таба, кулына каләм ала.

Сыйныфташлары күңелендә дә ул шуклыгы белән истә калган. Бергәләп алар мәктәп елларының иң күңелле мизгелләрен искә төшерделәр. Матур тавышлы җырчы егет Марат Зарипов бөтен кеше исеменнән аның яраткан җырын бүләк итте. Якташлары Сәрия Усманова, Роза Хәлилова Радик Гарифуллинның шигырьләрен сөйләде, кайберләрен авторның үз авызыннан да ишетү насыйп булды.

– Интернет аша миңа шигырьләрен җибәрде ул. Гади, күңелгә ята торган, мәгънәле алар. Яратам мин аның иҗатын. Бик теләп көйләр язам һәм җырчыларга тәкъдим итәм, – диде продюсер, композитор Җәүдәт Гыйльманов.

Ул җырчы Римма Сафиуллина белән Радик Гарифуллин шигырьләренә иҗат ителгән җырларын башкарды. “Уйлап кара” дигән җыры бу көнне беренче тапкыр яңгырады.

– Искиткеч матур яза Радик. Табигать биргән талант ул. Бүген мин сезгә аның сүзләренә иҗат ителгән “Күңелеңнән сызып ташлыйсың”, – дигән җырын башкарам. Иҗатташ дустыма миннән җырлы сәлам булып ирешсен, – диде танылган җырчы Ринат Рәхмәтуллин.    

– Бүгенге кебек иҗат кичәсенең безнең мәдәният йорты сәхнәсендә үткәне юк иде әле, – диде Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Ничек инде данлыклы Курсавилар ягында шундый күренекле шәхесләр булмаска тиеш?! Шәһәргә киткән булса, безнең якның матурлыгын күрмәс, аннан илһам таба алмас та иде. Туган ягының күркәм табигате шундый матур шигырьләр, җырлар язарга этәргеч булып тора. Радик, илһам чишмәң саекмасын, яңадан-яңа шигырьләр, җырлар язарга, алар белән безне сөендерергә язсын.

– Иҗатымны хөрмәт иткән барчагызга, матур теләкләрегезгә зур рәхмәт, – диде Радик Гарифуллин. – Туган ягымны, авылымны, барыгызны да яратам, якын итәм.

Тормыш ямен тоеп яшәгәндә,

Әллә салкын тиде чәчкәгә.

Һәм бер таҗы төште, тәгәрәде,

Кала инде, кала түзәргә.

Апам җаным кинәт вафат булды

Шул ун таҗның берсе коелды.

Аяз көнне яшен сукты мени,

Бар җиһанга шулай тоелды.

Әти-әни чәчкән  чәчкәбезнең

Кырау сукты әллә таҗына,

Ахыргача түзем булу кирәк,

Әзер булу кирәк барсына.

 Калды чәчкә тугыз таҗы белән,

Үссен әле, озак яшәсен.

Еллар үтеп, чәчкә таҗларына

Кырау гына тия күрмәсен.

 Саклый әле чәчкә, коелмасын,

Коелмасын әле таҗлары.

Әле бер-береңә терәк булып,

Яшәү кирәк икән тик бары.

Әти-әниебез чәчкәсенең

Раббым, сакла инде таҗларын.

Кемгә күпме гомер язылгандыр.

Дога кылып сорыйк калганын.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев