erid:2VtzquqpS7d
Махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Айрат Галәветдинов истәлегенә мемориаль такта ачылды
Арча яңалыклары

Махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Айрат Галәветдинов истәлегенә мемориаль такта ачылды

Сарай-Чокырча авылында Бөек җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан истәлекле чара узды

Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китүче бәйрәм мәктәп укучыларының чыгышлары белән дәвам итте. Батырларыбыз өчен горурлык хисе һәм бүген хәрби операциядә булучылар өчен борчылу уйлары бирегә килүче һәркемнең күзеннән күренде.
Бүгенге чараның төп өлеше Махсус хәрби операциядә һәлак булучы якташыбыз, командир Айрат Галәветдинов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы иде. Истәлек тактасын район башлыгы Илшат Нуриев һәм егетнең әти-әнисе Габделәхәт әфәнде белән Мәдинә ханым ачты.
2022 елның 23 сентябрендә Айрат һәлак булганнан соң, аңа "Батырлык" ордены тапшырылган булса, бүгеннән ул үсеп-белем алган авылда аның исеме дә мәңгеләштерелде. Шулай ук батыр егетебезнең әти-әнисе улларының фотоларын тупланган альбомны мәктәп музеена тапшырдылар.


Нет комментариев