erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Мин бик бәхетле”

​​​​​​​12 елдан соң очрашалар Флюра белән Фәнис. Ул вакытта ир, хатыны вафат булып, ике бала белән ялгызы калган була.

Ә чибәр, үткен, булган, кыскасы, һәр яктан килгән Флюра никадәр егетләр артыннан йөреп, кияүгә чыгарга тәкъдим ясасалар да, гаилә корырга ашыкмый.

Белмим, нәрсә тота аны – әллә яратып йөргән егетенең үзен ташлап өйләнеп куюына үпкәме? Әллә... Нәкъ кинофильмнардагыча, бер-берсе белән аңлашмаган, аерылышуларының сәбәбен

ачыкламаган килеш икесе ике якта мәхәббәткә сусап гомер итәләр. Очраклы очрашу, бәлки, аны махсус оештыручылар килеп чыкмаган булса, тагын күпме бер күрешергә тилмереп яшәгән булырлар иде икән.

Ашабаш кызы ул Флюра. Күрше егете Айратны армиягә озатканда күреп ала аны Мари Иленең Күлбаш авылы егете Фәнис. Күрә һәм... гашыйк була. Айраттан адресын сорап алып, шигырь юллары белән хат яза. Кыз башта югалып кала. Кем ул? Нинди егет? Аннан тәвәккәлләп җавап бирә. Шулай көн артыннан көн үтә, Фәнис армиядән кайта.

– Казанда педагогика училищесында укый идем. Абыйларда фатирда торам. Килде егетем. Беренче тапкыр Айрат белән. Аннан очраша башладык. Озакламый мине туган авылыма практикага җибәрделәр. 5 майда, гадәттәгечә, Бауман урамында “Родина” кинотеатры янында очрашырга тиеш идек. Әмма... мин килә алмадым. Әти үлде. Ул да туган ягына кайтып киткән. Эшкә кергән. Бер-беребезгә язган хатлар адрес буенча барып җитмичә, каядыр юкка чыккан. Ахырдан кемнең кулы уйнаганын аңладым, тик ул чакта өзгәләнеп сөйгәнемнән хат көттем, – диде Флюра.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңыннан Фәнисе барын да аңлата аңа. “Арча ерак та, кызлары да үткен, мондагы бер кыз белән таныштырабыз сине, диләр егеткә әти-әнисе. Үзеннән башка гына никах та укытып куялар. Флюрасыннан хат килмәгәч, чарасызлыктан Фәнискә риза булудан башка юл калмый. Карышып тормый ул. Хатынында Флюраны күрә, күп тапкырлар аның исеме белән дәшә.

– Фәниснең өйләнүе турында Айрат әйтте. Туйга чакыру җибәрде, әйдә бергә барабыз, диде. Көлдем генә. Аннан төне буе “Чакыр мине туеңа” дигән җырны җырлап елап чыктым, – ди Флюра. – Айрат янына еш килгәли башлады ул. Машинасын күрү белән кача идем. Казанга киттем. Кайтып йөрдем. Егетләр булды. Әнине калдырасым килмәде. Кияүгә чыкмадым. Ә Фәниснең шул арада ике баласы туды.

Казанда заводта эшли кыз. Шунда бер ир белән сөйләшеп китә. Ул да Күлбаш авылыннан булып чыга. Фәниснең полициядә эшләве, Чечняда булуы, хатыны үлүе, ике баласы белән ялгыз калуы, хатынының әнисенең бер баласын балалар йортына бирергә теләве, ирнең каршы чыгуы турында шуннан ишетә.

– Ә беркөнне ул авылга үзе килде. Ишек артында күргәч имәнеп киттем. Сөйләшик, ди. Чыктым. Нигә? Белмим. Озак сөйләшеп тормадым. Үпкәм бетмәгән иде әле. Энемнең туган көнендә тагын килде. Карап кит, дип өенә чакырды. Ризалаштым. Нигә? Анысын да белмим. Килеп керүгә кечкенә улы (Фәнилгә – 8, Айратка 5 яшь иде): “Әти, бу матур апа минем әни буламы инде?” – диде. Әллә нишләп киттем. Фәнис шуннан соң кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Риза булдым. Нигә куып җибәрмәдем? Язмыштыр, күрәсең. Бергә яши башлаганга 9 мартта 19 ел була. Балалар беренче көннән әни диделәр. Мин дә аларга үз балаларым кебек карадым. Тагын бер елдан уртак улыбыз Рәмис туды. Хәзер үстеләр инде. Төпчегебезгә 18 яшь. Казанда укый. Барысы да авылны яраттылар. Әмма гаилә ишәйгәч өй кечерәйде. Участок алып яңаны төзедек. Әнине дә үзебез белән алдык. Дөрес, Биектауда. Әмма җәйләребез авылда үтә. Беркөн олы улым авылга әбисе йортына кайтып төпләнү теләге барлыгын белдерде әле. Хупладык. “Кешеләр көнләшерлек итеп яшибез әле”, – дигән иде Фәнис. Мин бүген бик бәхетле. Шушы бәхетемне көтеп утырганмын икән, дим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X