erid:2VtzquqpS7d
“Мин – татар кызы”
Арча яңалыклары

“Мин – татар кызы”

Арчаның 5нче гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Элиана Хәбибуллина, республика күләмендә үткәрелгән “Без төрле, ләкин без – бердәм” исемле балалар иҗаты бәйгесендә катнашып, “Мин – татар кызы!” исемле иллюстрациясе белән җиңүчеләр исемлегенә керде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча “Татарстан балалар иҗаты әсәрләре җыентыгы” басылып чыкты. Әлеге җыентыкта җиңүче укучыларның шигырьләре, җырлары һәм рәсемнәре тупланган.


Нет комментариев