erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мошенниклар "Путин" акчасына гариза белән мөрәҗәгать итү өчен ялган сайтлар ача

Татарстанда 700  меңңән артык бала  “Путин” акчасын дәгъвалый, шул ук вакытта мошенниклар гариза белән мөрәҗәгать итү өчен дистәләгән  ялган сайтлар ачалар.

 

 

Татарстанда өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә 770 мең балага 5 һәм 10 мең сум акча түләнәчәк. Якынча исәпләгәндә  3 яше тулмаган 136 мең, 3-16 яше аралыгында 640 мең бала бар. Бу хакта Рроссия Пенсия фондының Татарстан

Әлеге төр түләүләргә Федераль бюдңеттан 8,5 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүгенгә 3 яше тулмаган 114 мең балага 1 млрд. 117 миллион сум акча түләнгән инде. 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга акча агымдагы елның 1 июненнән түләнә башлаячак.

Акча алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта  яисә күпфункцияле үзәк аша Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

“Гаризаны электрон варианта тутыруның бернинди авырлыгы да юк, балаларның туу турында таныклыклары, СНИЛС һәм банк реквизитлары (аларны онлайн- банкта карарга мөмкин) гына кирәк. Шунысы мөһим! Гариза дөрес итеп, мәгълүматлар документлар буенча тутырылырга тиеш. Болай эшләү гаризаларны кабул итү һәм акча күчерү эшен тизләтәчәк”,-дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

Игътибар! Гаиләләр гариза белән бик күп мөрәҗәгать итәләр. Мошенниклар шуннан файдаланалар, охшаш адреслар һәм дизайн кулланып, дистәләгән ялган интернет сайтлар тәкъдим итәләр. Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен гаризаларны gosuslugi.ru рәсми сайтында гына тутырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X