erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Наласада авыл җирлеге җыены узды

Наласа авыл җирлегенә кергән Наласа, Урта Бирәзә, авылларында 332 хуҗалык бар, 942 кеше яши

Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакировага: “Сездә урамнарны кардан чистарту тәҗрибәсен бөтен районга таратырга килдем әле, – дидем. – Авыл җирлегенең үзенең тракторы бардыр инде“.
– Юк, безгә кирәге юк аның, безнең авыллар халкы “Игенче“ хуҗалыгы белән бәхетле. Кешеләр йокыдан уянганчы дүрт техника юлларны ялт иттереп куя.
Авыл җирлеге башлыгы бу хакта хисап чыгышында да әйтеп үтте.
– Үзебезнең кешеләр турында ничек кайгыртмыйсың инде! – ди хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин. – Алар өчен уңайлыклар тудыру – безнең төп бурычыбыз. Инвесторыбыз Нәсимә Хатибуллинага рәхмәт, узган ел  52 млн сумлык техника алынды, 43 млн сумлык  төзелеш эшләре башкарылды.

Хуҗалык бәрәңге игү белән ныклап шөгыльләнә башлады. “Игенче“ бәрәңгесен Казандагы ярминкәләрдә чират торып алып бетерәләр, дип әйтәләр. Узган ел 18 млн сумга бәрәңге складының икенче этабы эшләнде. Наласада 12 млн сумга ашлык склады салынды. Түбән Атыда 100 башлык бозаулар торагы яңартылды... 
Техника яңартылу да, заманча терлек тораклары төзү дә – шул ук кешеләр турында кайгырту бит инде. Хуҗалыкта эшләгән 30 яшькә кадәрге һәр кешегә 20 процент хезмәт хакы өстәп түләнә. Белгечләр бик тәҗрибәле, җитәкче аларга аерым рәхмәт әйтте. Ясалма орлыкландыру технигы Булат Гарәпшин берничә ел рәттән республика конкурсларында  җиңү яулый. 
Хуҗалыкта урып-җыю эшләре июль аенда башланып, ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бөртекле культуралардан тыш, горчица, ясмык, соя кебек сорау зур, бәясе югары булган культуралар да игәләр. Комбайнчыларга да эш бар, дигән сүз.

Авыл җирлеге башлыгы  үзенең чыгышында ике авылда да шәхси йортлар саны артуын, узган ел 10 бала тууын, аерылышучылар булмавын әйтте. Болар да бит халыкның яшәеше өчен шартлар уңай булуы турында сөйли. Мәктәпләр, мәдәният йортлары, балалар  бакчалары, мәчетләр, медпунктлар эшләп тора. Инвестор барлык авыллардагы мәчетләрнең газ чыгымнарын түләп бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин да районда иң зур мәйданны биләгән “Игенче“ ширкәтенең эшчәнлеген югары бәяләде, хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Җыелышта район прокуроры урынбасары Рамил Йосыпов катнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев