erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Наркотиклар кулланган өчен җаваплылык

Кеше һәм закон

Наркотик чаралар яки психотроплы матдәләрне табиб билгеләвеннән тыш яисә яңа куркыныч актив матдәләр кулланган өчен административ җаваплылык Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 6.9нчы маддәсенең 1нче өлешендә, шулай ук әлеге кодексның 20.20нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган.

Әлеге хокук бозулар өчен 4 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр  административ арест рәвешендә җәза каралган. Мондый җаваплылыкка 16 яшькә җиткән балигъ булмаган яшьтәгеләр тартылырга мөмкин. Закон, әгәр гаепле кеше  табиб билгеләвеннән тыш, наркотик яки психоактив матдәләр куллану белән бәйле рәвештә медицина оешмасына дәвалану өчен ирекле рәвештә мөрәҗәгать итсә, аны административ җаваплылыктан азат итү мөмкинлеген күздә тота. 16 яшькә җитмәгән балигъ булмаганнар наркотиклар кулланганда, аларның ата-аналары яки законлы вәкилләре административ җаваплылыкка тартыла. Аларга 1500 сумнан 2 мең сумга кадәр штраф каралган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Динар Низамов, Арча районы прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев