«Назлы» салаты
Танылган кулинар Татьяна Поляковадан «Назлы» салаты рецепты.
2 тавык түше
4 йомырка
200 гр. каты.сыр
1 баш суган
1 банка туралган, консервтагы шампиньон гөмбәсе
Шампиньон гөмбәсен суган белән кыздырабыз. Пешерелгән тавык итен шакмаклап турыйбыз.
Шуннан соң салатны катлап җыябыз.
Иң аста: 1/2 өлеш тавык ите - майонез - гөмбә белән кыздырылган 1/2 өлеш суган - майонез - 1/2 өлеш кыргыч аша уылган сыр - майонез - уылган ике йомырка агы - 1/2 тавык ите - майонез - 1/2 өлеш суган белән кыздырылган гөмбә - майонез - кыргыч аша үткәрелгән 2 йомырка агы - 1/2 өлеш уылган сыр - майонез. Иң өске катламга 4 йомырка сарысын угыч аша үткәрәбез.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/nazly-salatyn-zerlmi-kalmagyz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев