erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Носыда 20, 25, 30 ел бергә яшәгән парларны котладылар

Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.

Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя. Хәзерге гаилә мөнәсәбәтләрен күз уңында тотып, яшьләребезгәдә тәрбияви  чара булыр дип Носы мәдәният йортында 20, 25, 30 ел бергә тату, матур гомер кичерүче гаиләләребезне чакырып “Пар канатым” исеме астында бай эчтэлекле, бик матур кичә уздырдык.

Кичәдә Ишнарат авылыннан Шарафетдиновлар гаиләсе, Носы авылыннан Хасбиуллиннар һәм Яруллиннар гаиләләре катнашып узләренен тормыш юлларын сөйләделәр, кадерле истәлекләре белән уртаклаштылар, акыллы һәм төпле киңәшләрен бирделәр, төрле бәйге сорауларына уңышлы җавап биреп гаилә дип аталган олы төшенчәнен хәзерге вакытта бик кадерле, бик кирәк икәнен төшендерделәр. Кичә җыр - биюләр белән, музыкаль бизәлештә үрелеп барды.

Без – кешеләр – җиргә иҗат итәр, сөяр-сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз. Көнкүрешебездә нинди кыенлыклар булса да, бу дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк! Кичәбездә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашкан, матур киңәшләрен биргән гаиләләребезгә, үзләренен матур җыр, биюләре белән кичәбезне ямьләндергән авылыбыз үзешчәннәренә зур рәхмәт.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рамилә Әхмәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X