Нурия апага – 90 яшь
Нурия апага – 90 яшь
21 гыйнварда Корайван авылында яшәүче Нурия Вафинага 90 яшь тулды. Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.
Нурия апа Корайванга Иске Му авылыннан килен булып килгән иде. Рәфкать абый белән дүрт кыз, бер ул үстерделәр. Икесе дә лаеклы ялга чыкканчы колхозда намус белән хезмәт иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев