Өч студент кызны үтерүченең кем булуы билгеле
Сәбәпләре ачыклана
Өч студент кызны үтерүченең кем булуын ачыклаганнар Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендә медицина көллиятенең өч студентын үтерүдә шикләнелүченең шәхесе ачыкланган. Ул 18 яшьлек Әнвәр, дип хәбәр итә Telegram-«112»каналы. Башлангыч мәгълүматлар буенча, үтерүдә шикләнелүче мәете ишегалдында табылган 17 яшьлек кыз белән очрашып йөргән булган. Егетнең ни өчен яшь кызларны үтерүе һәм аның нинди хәлдә булуы билгеле түгел. Хәзер студент кызларның үлеме сәбәпләре ачыклана, тикшерү эшләре дәвам итә. Якынча мәгълүматлар буенча, үлгән кызлар бергәләп фатир арендалап яшәгән. 30 сентябрь көнне Яшьләр урамындагы йортта янгын чыга. Аны сүндергәндә ике кызның мәете табыла. Соңрак подъезддан 100 метр ераклыкта өченче корбанның мәетенә тап булалар.
Фото: @ENews112/Telegram
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34544
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев