erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өлкәннәрне хөрмәтлик!

   Арча шәһәренең гомуми үсеш бирү  төрендәге   6 нчы номерлы  “Сандугач” балалар бакчасы бу көнне үзенә өлкән яшьтәге әби – бабайларны кунакка чакырды.

 

Нигә картлык шатлык түгел диләр

Картлыкны да шатлык итик без.

Балалар, оныклар белән бергә

Шатланышып гомер итик без.

Картлык шатлык була аладыр ул,

Балалардан булса игътибар.

Карт кешегә әллә ни кирәкми.

Якты чырай, тәмле сүз бары.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әбиләр, бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр татар гаиләләреңдә зур урын билиләр. Алар үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналалар. Әби — бабайларның тәҗрибәләре, биргән киңәшләре гаять күп төрле һәм катлаулы тормыш — көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Сабый баланы тәрбияләүдә вакыты белән әби ананы да алыштыра алган. Ә бабайның тәрбияви йогынтысы еш кына атадан да зуррак булган. «Дәү әти», «дәү әни», "әбекәй", «бабакай» дип дәшүләр бер дә юктан гадәткә кермәгән. Алар ата — ана кебек үк газиз, кадерле кешеләр.
         Илебез буенча октябрь башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

            Арча шәһәренең гомуми үсеш бирү  төрендәге   6 нчы номерлы  “Сандугач” балалар бакчасы бу көнне үзенә өлкән яшьтәге әби – бабайларны кунакка чакырды. Өлкәннәрне ачык йөз белән бакчабызның мөдире Галимуллина Энже Рафаэль кызы һәм өлкән тәрбияче Гильфанова Лилия Фәнис кызы каршы алды.

Энже Рафаэль кызы :

  • Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәребез!                             

Бүген - Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен - иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык.Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез!, - дип бәйрәмне котлау сүзләре белән башлап җибэрде.

            Бәйрәмдә балалалар белән бергә өлкәннәр дә шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар.

            Бәйрәмнең икенче өлеше,  әти –әниләр ярдәме белән оештырылган, “хәйрия ярминкә”се белән дәвам итте. Өлкәннәребез күңелләренә хуш килгән ризыкларны арзан бәядән сатып – алу максатына ирештеләр. Кайнар коймак, пешкән ризыклар белән чәй эчтеләр. Бәйрәм бик күңелле булды. Ярминкәдән җыелган акча, ярдәм йөзеннән бакчабызда тәрбияләнүче балага тапшырылды.

Әби - бабаларыбызны тагын бер тапкыр Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!Сезгә ныклы сәламәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен  сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!

 

Мәкаләне тәрбияче Шәрәфетдинова Гөлнара Әюп кызы әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X