erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Олы тормыш юлына юл күрсәтүче маяк ул

Мәгариф учреждениеләре ел дәвамында район күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый.

“Укытучы – дөньяны танып-белергә омтылучы, балаларның керсез күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез, матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче, шуларны күреп чын күңелдән сабыйларча сөенүче остаз. Шулай ук балаларның нечкә күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче дә ул”, – диде Укытучылар көненә багышланган чараны алып баручы сәхнәдән. Уку барышында юл күрсәтүче маяк, ил-көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җиңү яулашкан каһарман шәхес белән дә тиңләде ул аларны.

Чыннан да, укытучы күпкырлы гыйлем иясе. Аның сыйфатларын саный китсәң, кәгазь бите генә җитмәячәк. Шуларга тиңләшәбез, алардан үрнәк алып яшәргә тырышабыз. Һәрберебезнең беренче укытучысы әнисе кебек үк якын булып йөрәк түренә кереп урнашкан. Без алар белән горурланган кебек, алар да уңышларыбыз         өчен һәрдаим шатланып яши. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова да укытучыларны котлап, үзләренә күңеле түреннән саркып чыккан иң матур теләкләрен җиткерде.

– Район башлыгы Илшат Нуриев хәзерге вакытта Арчада түгел. Әмма ул сезгә котлау сүзләрен ирештерергә кушты. Аның һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, – диде ул.

Район укытучыларын тәбрикләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова да кайткан иде.

– Укытучылар көне дигәннән соң һәркемнең күңеленә беренче укытучысы, олы тормыш юлына озаткан кешеләр исенә төшәдер. Мин үзем дә беренче укытучым Илсөя апаны һәм Түбән Мәтәскә мәктәбендә эшләгән укытучыларны искә алам. Бу залда утырган, хәзерге вакытта дәрес биргән укытучыларның барысын да Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Сәламәтлек, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, бәхет телим, – диде ул котлау сүзләрен җиткереп.

Ул бәйрәм уңаеннан алдынгы педагогларга хезмәттәге казанышлары өчен бүләкләр тапшырды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Лесхоз мәктәбе директоры Вәсил Шакировка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылды. Ә Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Тайфә Гидиятуллина “Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исемгә лаек булды

Бу көн бүләкләргә бай иде. “Мәгарифтәге уңышлары өчен” дигән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күкрәк билгеләре дә, министрлыкның, Арча муниципаль районының, Арча мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатлары иң тәҗрибәлеләр, иң лаеклыларга тапшырылды.

Мәгариф учреждениеләре ел дәвамында район күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый. Чәчәкләр күргәзмәсеме, ярминкәме, төрле тематик кичәләр, сәхнәләрдә оештырылган чаралармы – укытучылар беренче урында. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров аларны да зурлап билгеләп үтте, иң яхшы дип табылганнарына Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды. Ул шулай ук укытучыларны чын күңелдән хөрмәт итеп, аларга һәрчак ярдәмгә килергә әзер торганы өчен район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәтен  белдерде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә спорт чаралары? Мәгариф хезмәткәрләреннән башка узган берәр районкүләм спорт чарасы турында ишеткәнегез бармы? Мөгаен, юктыр.  Алар чаңгыда да узыша, йөгерешкә дә бара, көрәшә дә, волейбол, футбол да уйный... Саный китсәң... Үзләре нинди генә ярыш оештырмый әле. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов укытучыларның ялын оештыруга да, сәламәтлекләрен ныгытуга да зур игътибар бирә. Җиңүче коллективларны билгеләп, ел да Укытучылар көнендә саллы гына бүләкләр дә тапшыра әле.

Быел да шул традиция дәвам итте. Спартакиада нәтиҗәләре буенча беренче урынны алган Апаз, икенче урынны яулаган Арчаның 7нче, өченче урындагы Түбән Мәтәскә, спартакиадада алга китешләре өчен Казанбаш, активлыклары өчен Арчаның икенче мәктәпләренә Вакыйф Харисов зур бүләкләр тапшырды. Иң яхшы спортчы исеменә лаек булган Апаз мәктәбеннән Марат Фаязов, Урта Пошалым мәктәбеннән Гөлшат Әхмәдуллина да бүләккә ия булдылар.

Тугрылыклы хезмәт итеп лаеклы ялга киткән ветераннарны да онытмадылар. Залда иң беренче рәтләрдә утырган өлкәннәргә ихтирам йөзеннән чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Расих Галимҗанов үзенең җырын да аларга багышлады.

Гомумән, бу көнне сәхнәдә чыгыш ясаган үзешчәннәребез (чара музыкаль номерлар белән үрелеп барды) җыр-биюләре зал тутырып килгән, шул ук вакытта бәйрәм булуына карамастан укучылары алдында дәрес биргән укытучыларга бәйрәм бүләге иде.  

 “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан газета-журналларга язылучылар арасында үткәрелеп килгән бәйгеләрдә дә аларны иң күп алдырган укытучылар актив катнаша һәм... җиңүләр дә яулый.

Хәтерләсәгез, Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы Фирдания Мифтахетдинова төп приз – телевизор, Наласадан Мөнирә Исмәгыйлева фотоаппарат откан иде. Аларны ияләренә тапшыру безнең өчен дә күңелле булды. Кызыксындыру бүләкләрен дә  күп кеше алды. Алар да укытучылар. Бу көнне дә “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин Яңа Кенәр мәктәбе укытучы Резидә Садыйковага кызыксындыру бүләге, шулай ук редакция исеменнән бүләк – танылган артистлар Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов концертына ике кешелек чакыру билеты тапшырды.

Бу көнне район укытучыларына тагын бер зур бәйрәм бүләге – Актанышның танылган “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы әзерләнгән иде.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X