erid:2VtzquqpS7d
Питомник клубында (ВИДЕО)
Арча яңалыклары

Питомник клубында (ВИДЕО)

Питомник клубы җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина хәбәр итә.

Питомник клубында  Яңа ел бәйрәмнәре күтәренке рухта үтте.Тамашачылар да бик актив катнаштылар.Оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәт.Шулай ук зур рәхмәт,  Яңа ел бәйрәмен үткәрүдә спонсор ярдәме күрсәткәннәре өчен: Арча Агропарк базары бинасында Спорт плюс кибетендә сәүдә итүче эшмәкәр Магьсумова Илүсәгә, Арча станциясендә" Ләйлә" кибетендә сәүдә итүче, эшмәкәр Миннебаева Ләйләгә.
"Яңа ел бәйрәме балалар өчен дә, зурлар өчен дә көтеп алына торган мавыктыргыч, күңелле бәйрәм.Питомник клубында, чыршы тирәли түгәрәкләнеп, җырлар җырладык, биеп тә алдык, бик күңелле булды", - ди Питомник клубы мөдире Нәсимә Гарифуллина.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев