Анда тәрбияләнүчеләр өчен мөмкинлекләр күп.
Бүген Яңа Чуриле психоневрологик интернатны ачу тантанасы булды. Анда ТР Премьер министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Бина "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында төзелгән. Анда тәрбияләнүчеләргә бик күп уңайлыклар тудырылган.
Нет комментариев