erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгы Илшат Нуриевның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне якынлашып килүче яңа 2023 ел белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Катлаулы 2022 ел ахырына килеп җитте. Бу ел безнең тормышның күп өлкәләрендә кискен үзгәрешләр, илебезнең үсеш юлында борылыш ноктасы булды. Әмма ул ничек кенә авыр һәм киеренке булмасын, аның без рәхмәт әйтерлек сыйфатлары да бар. 2022 ел россиялеләрне дәүләт мәнфәгатьләрен, тарихыбыз, мәдәниятебезне – һәркайсыбызга кадерле булган  кыйммәтләрне сак-лауга  берләштерде. 

Хәзерге вакытта безнең якташлар махсус хәрби операцияләр зонасында үзләренең гражданлык бурычын үти. Алар барысы да безнең өчен чын батырлар! Без аларга җиңү белән туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Хәрбиләрне кирәк-яраклар белән тәэмин иткәнегез, гуманитар ярдәмне алгы сызыкка илткәнегез, хәрбиләрнең гаиләләренә булышканыгыз һәм кешелеклелегез өчен сезгә дә олы рәхмәтемне җиткерәм, райондашлар!

Әйе, үтеп баручы ел гади булмады, әмма аны без лаеклы күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз: яхшы уңыш үстердек, спорт объектлары һәм фельдшер-акшерлык пунктлары төзүне, авыл мәдәният йортларын һәм мәктәпләрне, паркларны һәм җәмәгать урыннарын, тротуарларны һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерүне дәвам иттек.  Ел буе намуслы хезмәте белән район үсешенә лаеклы өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт. Бу ел тагын бер кат безнең районда чын хезмәт һәм сугышчан батырлык эшләргә сәләтле искиткеч кешеләр яшәвен раслады. 

Кадерле дуслар!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сезнең һәркайсыгызга битараф булмаганыгыз, тырыш хезмәтегез һәм район тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Яңа юллар һәм төзекләндерелгән территорияләр, предприятиеләрнең һәм кече бизнесның тотрыклы эшләве, авыл хуҗалыгындагы уңышларыбыз – безнең уртак җиңүебез. Алда мондый җиңүләребез тагын да булыр дип уйлыйм! Бездә киләчәктә кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен  күтәрүгә  юнәлдерелгән проектлар күп. Уй-ниятләребезнең тормышка ашачагына чын күңелдән ышанам, чөнки барлык уңышларга ачкыч безнең үзебездә – ихтыяр көчендә һәм хезмәтне яратуда. Уртак тырышлык белән без районның, республиканың һәм бөтен илебезнең чәчәк атуына ирешәчәкбез.

Яңа ел алдыннан ихластан сезгә нык сәламәтлек, муллык, үзара аңлашу һәм гаилә бәхете телим! Яңа 2023 ел сезгә һәм якыннарыгызга бәхет-шатлык, яңа уңышлар, тормышыбызга тынычлык һәм иминлек алып килсен.

Яңа ел белән!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев