erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район ветеринария берләшмәсенең йогышлы авырулар буенча белгече Рәдиф Гарифуллин: «Авыру кичергән кош 14-15 көн тирә-якка вирус тарата»

Кош гриппы турында

Әлеге чир беренче тапкыр 1878 елда ачыкланган, ул вакытта аны  “тавык тифы“ дип атап йөрткәннәр. 2005 елның июлендә “Россельхознадзор“ кош гриппының Россиядә барлыкка килүен раслый. Авыруны күчмә кошлар алып килүе мөмкин дип фаразлыйлар. Аның кешеләргә йогуы да раслана. Әмма авыру авыру кошлар аша гына түгел, шунда эшләүчеләр, транспорт, черкиләр, кимерүчеләр һ.б. аша күчәргә мөмкин.
- Авыру кичергән кош 14-15 көн тирә-якка вирус тарата, 2-3 ай буе аны үзендә йөртә ала. Гриппның авыр чоры 1-7 көн эчендә була һәм бик тиз көчәя. Авыру кош аз хәрәкәтләнә, борыныннан су ага, кикриге зәңгәрләнә, күкәй кабыгының тотнагы бетә. Кош 24-72 сәгать эчендә үлә. Үлем 70-80 процентны тәшкил итәргә мөмкин, - ди район ветеринария берләшмәсенең йогышлы авырулар буенча белгече Рәдиф Гарифуллин.
Әгәр авыру кош күрсәгез тиз арада ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Авыру кошны һәм аның белән аралашканнарын юк итәргә (яндырырга). Кошларны башка кошлар белән аралашмый торган итеп асрарга кирәк. Азыкларны сертификаты булган урыннардан гына алырга.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев